Җиденче каттан караш… Армия тулысынча контрактка күчерме?

Ватанны саклаучылар көне якынлашкан мәлләрдә югары хакимият органнарында Россия Кораллы Көчләрен якын киләчәктә тулысынча контрактка күчерү кирәклеге турында фикерләр куергалап ала. Бу юлы андый сүзне Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты җитәкчесе Виктор Бондарев сөйләде.

Сенатор бөтенләе белән яллы, ягъни контрактлы армия булдыру турында белдерсә дә, бер үк вакытта мобилизацион резерв тоту, ягъни 18 яшь тулган егетләрне елына ике тапкыр армиягә чакыру, ул юнәлешне саклап калу зарурлыгын да ассызыклады. Кызык, әлбәттә: кыз да булсын, авырлы да булсын, дигәндәй, беренче карашка мондый белдерү аңлашылып та бетми. Хәрби частьлар тулысынча контракт буенча хезмәткә күчкән тәкъдирдә чакырылыштан бөтенләй баш тартырга да мөмкин ич. Алдынгы илләрнең барысында да диярлек инде күптән контрактка нигезләнгән һөнәри армия. Ир затларын гомер буе хәрби бурычлы (военнообязанный) итү практикасын алар анда күптән оныткан. Тик, сенатор Бондаревның тел төбеннән аңлашылганча, Россиядә якын араларда андый хәл булмаска охшаган. Безнең җитәкчелек армиянең гибрид рәвешен хуп күрә.

Ни өчен? Сәбәпләр дигәндә, беренчедән, саны якынча миллион белән исәпләнгән армияне (мәгълүмат чаралары һәм интернет чыгынакларның күбесе Россия Кораллы Көчләре исәбен шул күләмдә дип күрсәтә) тулысынча түләүле кимәлдә итү өчен шактый зур акча чыгарып салу кирәк. Бу исә – бюджетка өстәмә авыр йөк дигән сүз. Ватан алдындагы бурычыңны үтә, дип 18 яше тулып узган егетне, якасыннан бөтереп алып, солдатка озату, бушка хезмәт иттерү күпкә чыгымсызрак. Икенчедән, югары хәрби чиннарга һәм дә ил җитәкчелегенә, ул-бу хәл килеп чыга калганда, баштанаяк коралланган миллионлы контрактлы гаскәр дә аз булыр, җитмәс кебек тоела. Шуңа күрә оборона сәясәте белән шөгыльләнүчеләр кичәге малайларны бер ел казармаларда тотып, солдат шулпасы ашатып кайтарудан бигрәк, аларда булачак резерв гаскәр – кирәк чакта тиз генә военкоматлар аша чакырып алып, шинель кидереп, автомат тоттырып, потенциаль дошманга каршы куярлык күп миллионлы өстәмә көч күрә.

Шунысын да билгелик: беренче сәбәп белән, бер уйлаганда, килешмәскә дә мөмкиндер. Әйе, яллы сугышчыга түләргә, чакырылыш буенча килгәненә түләргә кирәкми. Тик яшь кеше, армиягә китмәгән очракта, кул кушырып өендә утырмый, соңыннан илгә, халык хуҗалыгына файдалы булыр өчен кайдадыр укып йөри, укымаса эшли, бизнесын ачып җибәрә, салымнарын түли. Болар барысы да – ил казнасына керүче яисә киләчәктә керәчәк өстәмә акча. Бәс, шулай икән, ул акча яллы гаскәр асрауга киткән суммаларны иртәме, соңмы капламыймы, дип сорыйсы да килә. Гомумән алганда, халыкның хәтсез өлешенең кешене мәҗбүриләп армиягә алу, анда теләмәгән вазифа башкартуны вакыт әрәм итүгә тиңләвен дә онытмыйк…

Сенатор сүзе чыккач, Борынгы Рим – гаскәр дә тота, сугыша да белгән империя хакындагы кайбер фактларны да искә алып үтәсе килә. Мәгълүм ки, ул заманнарда армия, аның торышы, аны финанслау, сугыш яки тынычлык мәсьәләләре, императордан бигрәк, сенат һәм сенаторлар өстендә булган. (Гаҗәп, әлбәттә, ләкин егерме гасыр элек бәйсез хакимият тармагы тоткан Римнан өйрәнәсе әйберләр бар икән әле.) Антик чорның иң көчле илендә, Рим империягә әйләнгән еллардан башлап, гаскәрнең дә тулысы белән, хәзергечә әйтсәк, контракт нигездә булуы билгеле. Легионер сүзе дә – шул заманнарда яралган төшенчә. Олы гаскәри берәмлек – легионга ялланып, акча өчен хезмәт иткән профессиональ сугышчыны шулай атаганнар. Игътибар итик: ике мең ел элек үк һәвәскәр түгел, ә нәкъ менә һөнәри (профессиональ) сугышчы, солдат. Чөнки бер чын профессионалның сугышта ике-өч, хәтта күбрәк һәвәскәрне алыштырырга сәләтле икәнен римлылар яхшы белгән.

Ә бүген? Төрле илләрнең (шул исәптән Россиянең дә) хәрби җитәкчелеге мондый закончалыкны, аның дөрес икәнен белми дип әйтеп булмый, белә.

Тик гомуми фәкыйрьлек димәсәк тә, башкалар белән чагыштырганда шактый зәгыйфь икътисад, биредәге үзенчәлекле менталитет, сугышчан уй сөреше ир-атларны тоташтан армиягә мөнәсәбәтле итү (резерв әзерләү һәм тоту) якын елларда гамәлдән чыкмаячак дияргә нигез була ала. Оборона министры Сергей Шойгу сүзләре буенча, хәзергесе көндә Кораллы Көчләрдә 394 мең контрактник хезмәт итә. (Димәк, калган 600 мең сугышчы – вакытлыча чакырылган призывниклар). Яллы гаскәр саны, ихтимал, акрын гына арта да барыр, кайчан да булса миллионга да якынлашыр. Тик ул очракта да, алда әйтелгән сәбәпләр аркасында, чакырылыштан тулысынча баш тарту, ихтимал, булмас. Традицияләр бездә патша Россиясендәге 25 еллык бушлай солдат хезмәтеннән, СССРдагы вазгыятьтән дә килә бит әле.

Советлар Союзы елларында 25 ел буе хезмәт итүче офицерлар корпусын исәпләмәгәндә, армия тулысынча чакырылышка көйләнгән иде. Ягъни сугышчы-һәвәскәрләргә. Сәламәтлеге булган һәр ир-егет армия хезмәте аша узды. Ул чактагы пропаганда моны, әлбәттә инде, күкләргә күтәрде: «Изге бурыч», «армия мәктәбе», «җиңелмәс Совет Армиясе», никрутны зурлап озатулар, фильмнар, җырлар. «Әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр»… Сәламәтлеге җитмәү сәбәпле, «шинельсез калганнар» ул заманнарда хурланыбрак та йөрде әле. Тик, әйткәнебезчә, һәвәскәр армия нәрсәгә сәләтле, ничек сугыша соң, дигән сорау да бар. Әйтик, 1940 елгы совет – фин сугышындагы безнең хәрби дилетантлыкны, аның нәтиҗәләрен искә төшереп үтәм. 100 көннән аз гына артыкка киткән бәрелештә Кызыл Армиянең югалтулары (һәлак булучылар) 127 меңгә җитсә, фин ягы 5 тапкыр азрак югалта – 26 мең корбан бирә. Билгеле, фин ягы да тоташ профессиональ гаскәрдән тормаган, тик барыбер, язуларынча, ике дистә ел Россиядән бәйсез яшәгән Финляндиянең контрактлы армиясе инде булган.

«Мәҗбүри хәрби хезмәт – затсыз уйлап табуларның берсе, замананың бер явызлыгы ул. Адәм балаларына мундир кидереп, бер-берен үтерергә җибәрү – ул кемгә кирәк? Укытучы, галим, философ, шагыйрь буласы килгәннәрне генә түгел, иген игүчене, үз хезмәтенең остасы булган завод эшчесен армиягә

алып, үзе кебекләрне юк итү өчен әзерләү – моннан да олы әшәкелек бармы?» Бу сүзләрне Беренче Бөтендөнья сугышы госпитальләрендә дүрт ел буе яралылар дәвалаган табиб һәм язучы Арчибальд Кронинга тәгаенлиләр. Дөрес сүзгә җавап юк, диясе генә кала.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү