Ил кушкач. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» законга төзәтмәләр керде

Россия Дәүләт Думасы хәрби хезмәт яшен арттыруга бәйле закон кабул итте. Шулай итеп, киләсе елдан армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылачак. Моннан тыш армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр өчен штраф суммасы да үзгәрде. «ВТ» белгечләр ярдәмендә әлеге үзгәрешләрне аңлата.

НИЧЕК ИДЕ, НИЧЕК БУЛЫР?

Россиядә армиягә чакыру яше ярты гасырдан артык үзгәрмәде. 1967 елдан бирле армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-атларны җибәрәләр иде. СССР таркалгач та шулай дәвам итте. Дәүләт Думасында «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яше 18дән 30га кадәр озайтылачак.

ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕМНӘРГӘ КАГЫЛА?

Закон нигезендә, 2023 елда 27 яшькә җиткәннәрне запаска алачаклар, ә быелгы көзге чакырылыш исә элеккечә узачак. Инде запаста булганнарга да закондагы үзгәрешләр кагылмаячак. Әгәр ир-ат хәрби билет алган һәм запастагы хәрби бурычлы статусына ия икән, ул чакырылышка кабат эләкмәячәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Оборона комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов та белдерде. «2023 елда 27 яшь тулган егетләр, 31 декабрьнең 23 сәгать 59 минутында 27 яшь тулса да, запастагы хәрби бурычлы саналачак һәм 2024 елда хәрби хезмәткә алынмаячак. Хәзер 28, 29 яше тулганнар инде запаста санала», – диде ул.

НИЧӘ ЕЛ ХЕЗМӘТ ИТӘЧӘКЛӘР?

Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт вакыты – 12 ай, ягъни бер ел. Ул үзгәрешсез кала.

27–30 ЯШЬ АРАЛЫГЫНДАГЫ ИР-АТЛАРГА НИШЛӘРГӘ?

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

27–30 яшьлек ир-атларга 27 яшькә кадәрге ир-атлар өчен булган бурычлар кагылачак. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның 10 нчы статьясында андыйларның хәрби исәптә торырга тиешлеге әйтелә. Әгәр дә ир-ат 27 яше тулгач хәрби билет алган булса, әмма аңа әлегә 30 яшь тулмаган икән, ул үзгәреш кичергән яңа критерийларга туры килә, димәк, аны хәрби хезмәткә чакырулары ихтимал.

Артем Клыга, юрист:

Андыйлар «соры зона»да калырга мөмкин. Шуңа да 27 яше тулган егетләргә запаска чыгу һәм хәрби билет алу эшен бүгеннән үк кайгыртырга кирәк.

ПОВЕСТКА ТАПШЫРЫЛГАН ДИП САНАЛГАН ОЧРАКЛАР

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон нигезендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар повестка алырга тиеш. Бу документ язма рәвештә җибәрелә һәм электрон рәвештә кабат җибәрелә (дубляж). Повестка хат тапшырылган көнне китерелгән дип исәпләнә.

Повестканы язма рәвештә расписка буенча алу дөрес санала. Повестка почта аша хат белән яшәү урыны адресы буенча тапшырыла яки хәрби комиссариат яисә оешма хезмәткәрләре тарафыннан эш (уку) урыны буенча шәхсән тапшырыла.

Повестка электрон рәвештә гражданинга Дәүләт хезмәтләре порталы (Госуслуги) аша җибәрелә.

Әгәр дә повестка әлеге ысулларның берсен кулланып бирелгән булып саналмаса, ул повесткалар реестрында урнаштырылганнан соң 7 көн узгач тапшырылган дип исәпләнә.

ПОВЕСТКАНЫ БАШКА КЕШЕГӘ БИРҮ, ИШЕККӘ КЫСТЫРЫП КИТҮ КЕБЕК ОЧРАКЛАР

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, гомуми кагыйдә буенча, повестка шәхсән тапшырыла. Повестканы ишеккә кыстырып китү дөрес түгел. Законда повесткаларны җибәрү ысуллары ачык күрсәтелгән: язма формада шәхсән һәм заказлы хаты белән, эш бирүче аша, электрон формада Дәүләт хезмәтләре порталы һәм повесткалар реестры аша. Әгәр дә сез почтада яки эштә (укуда) кулыгызга хат алмасагыз да, повесткалар реестрында урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, ул тапшырылган дип саналачак.

ПОВЕСТКАНЫ АЛГАЧ НИШЛӘРГӘ?

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

Хәрби комиссариатка килү бурычы куела. Нигезсез сәбәпләр белән килмәү качу дип саналачак, тискәре нәтиҗә бирәчәк.

НИНДИ ЧИРЛӘР АРМИЯДӘН АЛЫП КАЛА?

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

Авыруларның тулы исемлеге Россия Хөкүмәтенең 04.07.2013 № 565 Карары белән расланган. Мәсәлән, начар күрү очрагында, ягъни 6 диоптрийдан артык ерактан начар күрү (близорукость), 8 диоптрийдан артык якыннан начар күрү (дальнозоркость), 4 диоптрийдан артык астигматизм белән ир-егетләр армиягә чакырылмаячак. Авырлык җитмәү яисә симерү дә бу исемлеккә керә. Шунысын да әйтергә кирәк: армия хезмәтенә чакырудан кичектерү бирә, әмма аннан азат итми торган авырулар исемлеге дә бар.

НИНДИ СӘБӘПЛӘР ВОЕНКОМАТКА БАРУДАН АЗАТ ИТӘ?

Хәрби хезмәткә чакырылучының авыруы яки аның якын туганнарының хәле авыр булу военкоматка килмәскә җитди сәбәп булырга мөмкин. Чакырылыш комиссиясе белән каралачак башка төр сәбәпләр дә моңа керә.

 

Нәрсә өчен штраф каралган? (2023 елның 1 октябреннән гамәлгә керә)

Физик затларга

10 000–30 000 сум повестка буенча военкоматка килмәгән очракта (әлегә 500–3000 сум)
5 000 сум хәрби исәп-хисап өчен кирәк саналган мәгълүматларны яшергән өчен (гаилә хәле, яшәү урынын үзгәртү һ.б.) (әлегә 3000 сумга кадәр штраф)
5000–15000 сум Россиядән ярты елдан артык вакытка китү турында хәрби комиссариатны кисәтмәгән очракта
10000–20 000 сум хәрби хезмәткә чакырылу чорында яшәү урыныннан 3 айдан артык вакытка киткән өчен
15000–25 000 сум медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен (әлегә 3000 сумга кадәр штраф)
25 000 сумга кадәр аңлы рәвештә хәрби билетны бозган яисә юк иткән өчен (әлегә 3000 сумга кадәр штраф)

Вазыйфаи һәм юридик затларга

40 000–50 000 сум

350 000–400 000 сум

хәрби комиссариатка хәрби учетта торырга тиешле кешеләр исемлеген бирмәгән очракта
60 000–80 000 сум

400 000–500 000 сум

мобилизация чорында «гражданнарны хәрби җыен пунктларына яки хәрби частьларга вакытында хәбәр итү һәм килүне тәэмин итү» буенча үз бурычларын үтәмәсә

Хәрби хезмәтне кичектереп тору (отсрочка) кемнәргә каралган?

* Югары уку йорты һәм аспирантурада укучы студентлар;

* IT хезмәткәрләр;

* ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның әтиләре;

* өч яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләр;

* ялгыз әтиләр;

* йөклелекнең 26 нчы атнасында булган хатын-кыз белән рәсми никахта торучылар;

* авыру туганнарын тәрбияләүчеләр;

* олы яшьтәге ата-аналарын тәрбияләүчеләр.

САН

147 000 – 2023 елдагы язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә шулкадәр кеше чакырылды.

32 360 757 – илдә 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге ир-атлар саны (Росстатның былтыргы мәгълүматлары буенча)

 

Евгений КАБЫШ, Әфганстан ветераннары берлеге рәисе:

– Хәрби хезмәткә чакыруны 18 яшьтән калдыруны дөрес дип саныйм. Безнең чорда минем өчен иң кулае шулай иде. Хезмәт итеп кайтасың, укырга керәсең, армия этабы инде узылган. 21 яшьтә инде егетнең һөнәре була. Укып чыгып, эшләргә дә өлгерми, армиягә китәргә кирәк. Ул анда һөнәрен, аны нәрсәгә укытканнарын онытырга да мөмкин.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Чулпан Гарифуллина

Фото: «Интертат»


Фикер өстәү