Ярдәмсез калмыйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Татарстанда гамәлдәге канунга үзгәрешләр керткәннәр. Белгечләргә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәне дә билгеле.

Бушлай юридик ярдәм алу хокукы федераль канун нигезендә 2011 елда ук беркетелгән. Шул вакыттан бирле документка дистәләгән төзәтмә һәм өстәмә керткәннәр инде. Соңгысын бу елның июнендә кабул иттеләр. Ул махсус хәрби операциягә бәйле. Федераль үзәктән калышмыйча, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да язгы сессиянең соңгы утырышында республика канунын үзгәртте.

– Әле күптән түгел генә, 13 һәм 24 июньдә бушлай юридик ярдәм турындагы федераль канунга үзгәрешләр керде. Без исә республика законын аңа туры китереп төзәттек. Әлеге яңалыкның асылы бушлай юридик ярдәм алучылар исемлеген киңәйтүдән гыйбарәт, – дип аңлатты Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Шакир Яһудин.

Моңа кадәр белгечләргә бушлай мөрәҗәгать итү хокукына аз керемлеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, ятим балалар һәм башка кайбер категория гражданнар ия булса, хәзер әлеге исемлекне махсус хәрби операциягә катнашы булучылар белән дә тулыландырганнар. Ил күләмендә сүз йөзәрләгән мең кеше һәм аларның гаиләләре турында бара, дип фаразлана. Алар арасында шул исәптән хәрбиләр, дәүләт сак органнары, Хәрби прокуратура, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә бар. Моннан ары бушлай юридик ярдәмгә мобилизацияләнүчеләр, контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр, аларның гаиләләре дә өмет итә алачак.

– Төп шарт – әлеге категория гражданнар Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге махсус хәрби операциядә яки махсус хәрби операция зонасы белән чиктәш булган ил төбәкләре территориясен саклауга бәйле бурычларны үтәүдә катнашырга тиеш, – ди Шакир Ягудин.

Шул ук вакытта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган сораулар исемлеген дә киңәйткәннәр. Хәзер юристлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле түләүләрне, социаль ташламаларны рәсмиләштерергә бушлай ярдәм итәчәк. Хәрбиләрнең туганнарына солдатның хәбәрсез югалуы яки үлемен раслауга бәйле мәсьәләләрдә дә булышачаклар. Тагын бер яңалык инвалид балалар һәм аларны тәрбияләүчеләргә бәйле. Дәүләт аларга да бушлай юридик ярдәм тәэмин итәчәк.

 

Айнур ГАЛИМОВ, Татарстан юстиция министры беренче урынбасары:

– Гамәлдәге канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә бушлай юридик ярдәм хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булучыларга гына түгел, ә аннан инде әйләнеп кайтучыларга да, шул исәптән 2014 елның маеннан башлап хәрби бурычын үтәүчеләргә дә кагылачак.

 

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү