Аңлатабыз. Законнардагы яңалыклар турында

Дәүләт Советының илле беренче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә кабул итүдән алып, фатирларны капиталь ремонтлауга взнослар түләүгә кадәр, тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла. Законнардагы яңалыклар турында тулырак аңлатып үтәбез.

Ятим балаларга торак сатып алуга акча бирелә

27 февральдә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына, «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Закон үз көченә керде.

Закон ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга өстәмә ярдәм чараларын билгели. Аерым алганда, аларга төзекләндерелгән торак юнәтү яки ипотека кредитын тулысынча каплау өчен сертификатлар алу мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта торак фондыннан түләүме яки әзер фатирмы алырга икәнен алар үзләре хәл итәчәк.

Түләү бер тапкыр бирелә. Аны алучы алга таба махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмый. Түләү алу хокукына минималь хезмәт хакыннан ким булмаган керемгә ия булучы,  салымнарны вакытында түләп баручы, психик чирдән, хәмергә яки наркотикларга бәйлелектән интекмәүче, хөкем ителмәгән 23 яшькә җитүче ятимнәр ия.

Түләүдән файдаланып сатып алына торган торак мәйданы 33 кв. метрдан ким булмаска тиеш. Минималь түләү күләме Татарстандагы торакның уртача базар бәясеннән чыгып исәпләнә. Хәзер фатир сатып алу өчен түләү күләме якынча 4,4 млн сум тәшкил итәргә тиеш.

Бушлай юридик ярдәм алу җиңеләя

1 мартта (2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә торган 1 статьяның 5 пунктындагы «б» пунктчасыннан тыш) «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 6-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне, шулай ук ил төбәкләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашучылар исәбенә кертә. Дәүләт юридик бюролары һәм адвокатлары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтелергә тиешле очраклар исемлеге дә киңәйтелә. Аерым алганда, бу исемлеккә инвалидларны абилитацияләү мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр үткәрү кертелгән.

Закон шулай ук Россия Федерациясе нацгвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.

Сулардан файдалануга күз-колак

1 мартта (1 статьяның 1 пунктындагы «а» пунктчасыннан һәм 2 пунктындагы «а» пунктчасыннан тыш – алар 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә) «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 9-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә сулардан ял итү максатында файдалану кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук планлаштырылган хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү мәсьәләсе кертелгән.

Шулай ук әлеге законда, чит дәүләтләрнең дәүләти-территориаль, административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән  очрашулар, консультацияләр һәм башка чаралар рәвешендә, җирле үзидарә органнарының халыкара, тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килештерү вакытын киметү каралган.

Сайлау комиссиясендә эшләгән өчен түләргә мөмкиннәр

12 мартта «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 10-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Законда хәрби хәл кертелгән очракта сайлаулар һәм референдумнар үткәрү тәртибе тәгаенләнә һәм участок комиссияләрен формалаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, законда сайлауга әзерләнгәндә һәм аны уздырганда хәлиткеч тавыш хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъзасы хезмәтенә өстәмә түләү күздә тотылган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан билгеләнгән күләмдә һәм тәртиптә өстәмә түләү мөмкинлеге каралган.

Территорияләрне комплекслы үстерү

27 февральдә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 5-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Законда республика Министрлар Кабинетына территорияне комплекслы үстерү операторын билгеләү, шулай ук мондый оператор белән территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыру максатында төбәк башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органы белән килешү төзү тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләр бирелгән.

Законда  шулай ук территорияне комплекслы үстерү турындагы карарны гамәлгә ашыручы юридик затның милкенә мондый территория чикләренә кертелгән күпфатирлы йортлардагы бүлмәләрне тапшыру мөмкинлеге каралган.

Капиталь төзекләндерү өчен түләү күпфатирлы йортны файдалануга тапшырганнан соң 6 ай эчендә исәпләнәчәк

1 мартта «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 7-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон файдалануга этаплап тапшырыла торган күпфатирлы йортта (шул исәптән аерым секцияләре) милекчеләрнең гомуми мөлкәткә капиталь төзекләндерү өчен кертемнәр түли башлау кагыйдәсен билгели.

Закон нигезендә, капиталь төзекләндерүнең төбәк программасы расланганнан соң һәм, күпфатирлы йортның параметрлары үзгәртелгән очракта, аның турында мәгълүматлар программада чагылдырылганнан соң файдалануга тапшырылган күпфатирлы йорттагы торак милекчеләренә капиталь төзекләндерү буенча взнос түләү бурычы, рәсми басылып чыкканнан соң алты ай узгач барлыкка килә.

Волонтерлык оешмаларына – өстәмә ярдәм

26 февральдә «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән законда  дәүләт хакимияте органнары тарафыннан волонтерлык эшчәнлегендә катнашучыларга ярдәм итү чараларының мөмкин булган формалары һәм ярдәм итү юллары билгеләнә.

Хакимият һәм җирле үзидарә  органнарына шулай ук  ихтыярыйлык (волонтерлык) буенча ресурс үзәкләренә ярдәм итү, шул исәптән финанс, матди һәм кадрлар белән тәэмин итүне кертеп, вәкаләтләре билгеләнә.

Музейдагы байлыкның сакланылышы тикшерелә

1 мартта «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  8-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон, музей тупланмаларының сакланылышын һәм бөтенлеген тәэмин итү максатыннан, музей әйберләренең һәм музей коллекцияләренең чынлыкта булу-булмавын һәм физик сакланылышын тикшерүне күздә тота. Шул ук вакытта музей әйберләрен һәм музей коллекцияләрен туплауны, исәпкә алуны, саклауны һәм куллануны оештыруның бердәм кагыйдәләре Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан раслана.

Закон шулай ук дәүләт милке булган музей әйберләрен һәм музей тупланмаларын оешмаларга түләүсез файдалануга тапшыру мөмкинлегеген күздә тота. Бу эш, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә тиешле килешүләр нигезендә, Россия Мәдәният министрлыгы рөхсәте белән башкарыла.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен анкетаның бердәм формасы кертелә

1 мартта (2024 елның 12 мартыннан үз көченә керә торган 1 статьяның 9 пунктындагы «б» һәм «в» пунктчаларыннан һәм 1, 3, 8 пунктларыннан, 2 статьясының 1–4 һәм 6 пунктларыннан тыш) «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 11-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон буенча дәүләт яки муниципаль хезмәткә кабул ителгәндә гражданнар тарафыннан тапшырыла торган анкетаның бердәм формасы билгеләнә. Анкетаның формасы, шул исәптән андагы мәгълүматлар исемлеге, шулай ук аларны үзгәртү тәртибе һәм вакыты Россия Федерациясе Президенты акты белән билгеләнәчәк.

Шулай ук, закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр анкетада үзләренә мәгълүм булган үзгәрешләр турында эшкә яллаучы вәкиленә язмача рәвештә хәбәр итәргә тиеш.


Фикер өстәү