Мөгаллимгә – ташлама. Россиядә махсус укытучылар өчен генә ипотека пәйда булырга мөмкин

Россиядә укытучылар өчен ташламалы ипотека пәйда булырга мөмкин. Илнең Мәгърифәт министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Бу яңалык яшь укытучыларга кагыла. Проект авторлары шул рәвешле укытучы һөнәренең абруен арттырып, мәктәпләрдәге мөгаллимнәргә кытлыкны киметмәкче.

Рәсми саннардан күренгәнчә, 2022–2023 уку елында Россия мәктәпләрендә 198 мең укытучыны эшкә алганнар. Шул ук вакытта шушы чорда 193,5 мең укытучы эштән киткән. Күбесе үз теләге белән. Проект авторларының берсе Россия Дәүләт Думасының мәгърифәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова фикеренчә, укытучылар өчен махсус ташламалы ипотека кертелә калса, вазгыять шактый яхшырачак.

– Утыз яше тулмаган һәм мәктәптә кимендә бер ел эшләгән яшь укытучыларга 30 елга кадәр 2 процентлы ташламалы ипотека бирә башларга кирәк. Бу яңалык тулы ставкада эшләгән яшь укытучыларга кагылачак, – дип ачыклык керткән Лантратова.

Хәзерге вакытта Мәгърифәт министрлыгы каршындагы эш төркемендә бу уңайдан фикер алышулар бара. Ноябрьдә исә бу тәкъдимне Дәүләт Думасына кертергә җыеналар.

Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбендә инглиз теле укытучы Айсинә Шәрифуллина, бу яңалыкны ишеткәч, бик шатланган. КФУның Алабугадагы филиалын бетереп, районга эшкә кайткан яшь белгеч ул. Авыл мәктәбендә эшли башлавына – ярты ел.

– Яшь укытучыларга ташламалы ипотека бирә башласалар, бик теләп алыр идек. Әле бу көннәрдә генә, ипотека ала калсак дип, шартларын белешкән идек. Процент ставкалар янына якын килерлек түгел. Бюджет системасында эшләүчеләргә – 16–17, башкаларга 20–22 процентлы ипотека бирәләр. Болар янында 2 процент чүп кенә бит. Ташламалы ипотека яшь белгечләргә бик яхшы мотивация булыр иде, – ди яшь белгеч.

Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Әхмәдуллина, бу яңалык барлык укытучыларга да кагылса яхшы булыр иде, дип саный. Бүгенге вазгыятьтә ташламалы ипотека алу мөмкинлеге яшьләр өчен генә түгел, тәҗрибәле белгечләргә дә комачауламый.

– Ташламалы ипотека мәктәптә озак еллар эшләгән тәҗрибәле укытучыларга да бирелсен иде. Күпьеллык хезмәтнең тагын бер әҗере булыр иде ул. Яшь белгечләргә дә зур стимул булыр, билгеле. Үз эшен яраткан белгеч барыбер үз һөнәрендә кала ул. Шөкер, үзебездә дә андый яшь белгечләр бар. Әмма ниндидер өстәмә программалар булса, үз һөнәренә тугры калучылар саны тагын да артыр иде, ­– ди егерме биш ел гомерен балалар укытуга багышлаган тәҗрибәле укытучы.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү