Путин фермер хуҗалыклары өчен ташламалы газлаштыру мәсьәләсен өйрәнергә вәгъдә итте

Россия Президенты Владимир Путин агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашуда фермер хуҗалыкларын ташламалы газлаштыру һәм мондый программаны тизәйтү мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Яхшы, без алар («Газпром»ның идарә рәисе Алексей Миллер – Т-и иск.) белән фикер алышачакбыз. Без барысы да челтәргә, акчага бәйле булуын аңлыйбыз. Ул чагында «Газпром»га үзенең үсеш планнарын билгеләргә кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта компания һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы фермер хуҗалыклары өчен пешкәкле газ җайланмалары сатып алу буенча сөйләшүләр алып бара.

«Сөйләшүләр тәмамланып килә. Димәк, министр әйткән, мин дә бу хакта беләм. Тик шунысы гына миңа караңгы: алар килешү төзегәнме, әллә юкмы», — дип өстәде Путин.

Искәртеп узабыз, Президент Ставрополь краена сәфәр кылды. Ул биредә «Солнечный дар» теплица комплексында булды, шулай ук видеоэлемтә аша Мордовиядә, Ленинград һәм Белгород өлкәләрендә өч яңа сәнәгать объекты ачты.

 


Фикер өстәү