Татарстан белән «Газпром» газ белән тәэмин итүне үстерү һәм төбәкне газлаштыру программасын имзаладылар

Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атнасы» Халыкара форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер 2025 ел ахырына кадәр төбәкне газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасын имзаладылар. Документ республика белән беренче тапкыр төзелде.

Әлеге программа нигезендә «Газпром» Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында урнашкан тугыз авыл, шулай ук Казаннан көнбатышка таба «Зур Яшел Үзән» перспективалы проекты территориясенә газ тотыштырачак. Шул итеп 7,4 мең йорт һәм 13 котельный «зәңгәр ягулык» белән тәэмин ителәчәк. Программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Газпром» бистәләр арасында 11 газүткәргеч төзиячәк.

Моннан тыш, Казанда, Әгерҗе, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә һәм Саба районнарында газ тоташтыру өчен шартлар булдырылачак. Моның өчен «Газпром» берничә станцияне төзекләндерәчәк, ике газүткәргеч төзиячәк.

Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан табигый газны мотор ягулыгы рәвешендә куллануны арттыру турында да килешү имзаладылар. Аерым алганда, «Газпром» яңа газ заправка станцияләрен төзү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен караячак. Республика Хөкүмәте төбәк транспортын табигый газга күчерү өстендә эшләячәк.

Сүз уңаеннан хәзеге вакыта «Газпром» белән Татарстан Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек итү, фәнни-техник партнерлык, төбәк белем бирү һәм тармак үзәген оештыру һәм аның эшчәнлегн тәэмин итү эшендә хезмәттәшлек турында Меморандум гамәлдә.


Фикер өстәү