Рөстәм Миңнеханов: «Газпром» – күп еллар дәвамында Татарстанның ышанычлы партнеры

«Газпром» компаниясе күп еллар дәвамында Татарстанның машина төзелеше, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә ышанычлы партнеры булып тора. Бу хакта Президент Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Казан Ратушасында «Газпром» ГАҖ идарәсе әгъзасы, департамент башлыгы Владимир Марков, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ һәм «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Айдар Таһиров катнашында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, газны тотрыклы китереп тору Татарстан сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшенең, перспективалы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның нигезе булып тора. Бүген Яшел Үзән районында Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә газүткәргеч төзелеше башланды. «Бу безнең республиканың үсеш киләчәге турында сөйли», – диде Президент.

Ул искәрткәнчә, «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы кысаларында быел октябрь аенда «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашында 2025 елга кадәр Татарстан Республикасын газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы имзаланды. Программада яңа җитештерүләрне газлаштыру, заманча инфраструктура һәм социаль әһәмияткә ия объектлар булдыру каралган. Газ бүлү челтәрен үстерү һәм яңа газүткәргечләр төзү буенча барлык планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыру Татарстанда табигый газ куллануны 2030 елга 50%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Барлык билгеләнгән планнар да газчыларыбызның көйле һәм югары квалификацияле коллективы эше нәтиҗәсендә тормышка ашырылыр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул «Газпром межрегионгаз Казан» төзелешенең катлаулы 90 нчы елларга туры килүен билгеләп үтте. «Түләүләр нибары 4% иде, зур бурычлар бар иде. Әмма системалы эш һәм «Газпром» җитәкчелеге ярдәме белән бу мәсьәләләрне хәл итә алдык. Гомумән алганда, бездә сәнәгый яктан нык үскән төбәк, бүген без зур күләмдә газ кулланабыз. Безнең бурыч – аның өчен тотрыклы рәвештә исәп-хисап ясау. Бу мәьәләдә буенча без лидерлар рәтендә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул «Газпром межрегионгаз Казан» хезмәткәрләрен предприятиенең 25 еллыгы белән котлады һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Сезнең коллектив эре газ кулланучы территориясендә эшли торган 25 ел эчендә сез бик саллы юл үттегез. Түләүләр буенча бурычлар юк диярлек. Бу сезнең профессиональлекне күрсәтә. Сезнең бүгенге уңышларыгыз – Татарстан территориясендә «Газпром» коллективының бер өлеше була белү», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Владимир Марков.

Сергей Густов үз чиратында билгеләп үткәнчә, нефть-газ сәнәгате – Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе. «Чирек гасыр нәтиҗәле эшчәнлектә сез зур нәтиҗәләргә ирештегез. Безнең Татарстан газчылары эшенә бернинди дә сорауларыбыз юк. Бу – республика Хөкүмәте белән бергә җайга салынган эш һәм Татарстанның барлык эре предприятиеләре белән яхшы элемтә», – дип өстәде ул.

Чара кысаларында «Газпром межрегионгаз Казан» хезмәткәрләре корпоратив бүләкләргә лаек булдылар.


Фикер өстәү