Республика клиник хастаханәсе тулысынча цифрлашты

Республика клиник хастаханәсе HIMSS (дөньяда медицина өлкәсен мәгълүматлаштыру сыйфатын бәяләүче бердәнбер оешма) стандартларына туры килүче цифрлы клиника буларак танылган.

Хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, узган елның ноябрендә республика клиникасында цифрлы революция үткәреп карарга булганнар. «Чор сынавы, республикабызның үсеш этабы сынавы бу. Цифрлаштыру елында Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме нигезендә Цифрлы үсеш министрлыгы белән республика Президенты исеменә клиниканы цифрлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать әзерләнде», – ди РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Проект Татарстан Сәламәтлек саклау һәм Цифрлы үсеш министрлыклары ярдәмендә тормышка ашырылган. Шулай итеп, РКБ Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасында сертификация узуга ирешкән тәүге клиникага әйләнгән. Сүз уңаеннан, МЧС карамагындагы хастаханәнең илебездә беренче тапкыр үзенең HIMSS таләпләренә туры килүен раславын әйтеп үтик.

Хәзер РКБда кәгазьдән тулысынча баш тартканнар диярлек. Табибларга авыру тарихларын тутырырга кирәкми, дигән сүз бу. Димәк, кемнеңдер ялгыш язуы аркасында килеп чыккан табиб хаталарына да урын калмаячак.


Фикер өстәү