Рафаэль Шәвәлиев: Һәрберебезгә бурыч куелды

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев фикеренчә, Юлламада иң мөһиме – һәр кеше коллектив иммунитет тудыруда үз өлешен кертә ала дигән фикер:

– Рөстәм Миңнехановның Юлламасы Татарстан Дәүләт Советы депутатларына гына түгел, һәр кешегә юнәлтелгән. Республикада яшәгән һәрбер кеше бу Юлламада үзенә кагылган мәсьәләләрне ишетә алды. Юлламада һәркемгә карата бурыч та куелды. Президент әйткәнчә, иң мөһиме – тормыш сыйфатын арттыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү. Бу һәр өлкәдәге куркынычсызлыкка да карый. Без исә эпидемиологик вазгыятькә бәйле куркынычсызлык шартларын булдыру турында әйтәбез. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткән тагын бер нәрсә: коллектив иммунитет булдыру. Аны булдыруда һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Нәрсә дигән сүз бу? Һәркем коронавируска каршы вакцина ясатырга, үзендә иммунитет булдырырга тиеш. Бик авыр чорда, пандемия шартларында яшибез бит. Аны күмәк иммунитет белән генә туктатып була. Күпләр авырый, күп кешегә зыян килә. Бу мәсьәләне бергәләп җиңеп чыгарга тиеш без.

 

 


Фикер өстәү