Белгечләр Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасына бәя бирде

Эчтәлекле, максатчан, мөһим һәм кеше турында. Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасы турында фикер алышканда шул сүзләрне еш кабатлады. Республика җитәкчесенең Юлламасы хакимият вәкилләренә генә түгел, халыкка мөрәҗәгать булып та яңгырады. Бурыч-максатлар билгеле, эшләргә вакыт. Белгечләрнең бу җәһәттән фикерләрен без дә тыңладык.

Университет каршындагы советның җаваплы сәркатибе Андрей Большаков быелгы Юлламаның эчтәлек һәм рух ягыннан да үзгәрүенә игътибар итте.

– Былтыргы Юллама кешеләрнең тормыш сыйфаты, социаль проблемаларга йөз тоткан, аерым алганда, позитив рухтагы мөрәҗәгать булса, быел исә, хәрби операциягә бәйле рәвештә, эчтәлек тә үзгәреш кичерде. Рөстәм Миңнехановның төп чыгышы мобилизациягә бәйле иде. Төгәлләштереп әйткәндә, сүз хәрбиләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрү турында гына түгел, икътисади, идарә итү мәсьәләләренә бәйле мобилизация турында да бара. Президент икьтисади сорауларга күп игътибар бирде, – дип саный белгеч.

Шулай да асыл мәгънә үзгәрешсез кала. Бу – рухи, тормыш кыйммәтләре, ныклы нигез. Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов шуны ассызыклады. Аның сүзләренчә, әнә шул кыйммәтләр барлык бурычларны хәл итүдә ярдәмче булачак та.

– Башыбызда, күңелебездәге эчтәлек нинди булачак, мәктәптә, вузда, урамда нәрсә турында сөйләшербез, үз-үзебезгә биргән сорауларга нинди җавап табарбыз, гаиләләрдә үзебезне ничек тотарбыз – шулар мөһим. Юлламада боларга басым ясалуы, минемчә, бик тә дөрес. Хәзер һәр кеше сафта үз урынын табарга тиеш, – диде депутат.

Гомумән, фикер алышуда катнашучылар бер авыздан Юлламаның үзәгендә кеше һәм кеше тормышы торуын билгеләп узды. Бу фикерне сәясәт белгече Марат Бәширов та әйтте.

– Юлламада әйтелгәннәр гади кешеләрнең тормышына кагылышлы иде, – диде ул. – Рөстәм Миңнехановтан ишеткән сүзләр – бик мөһим сүзләр ул. Аларны, дөресен әйткәндә, һәр төбәк башлыгы әйтергә тиештер. Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре турында да әйтте, миңа шунысы да ошады. Хәзерге вазгыятьтә бу бик мөһим. Татарлар – эшлекле халык. Без үзебезне тәэмин итәргә сәләтле. Зур предприятиеләр, оешмалар эш урыннары булдыра, ярдәм чаралары тәкъдим итә. Иртәме-соңмы, тынычлык урнашыр, киткән хәрбиләребез дә әйләнеп кайтыр, икътисад да тотрыкланыр. Әмма иң мөһиме – балансны саклау.

Тыл, фронттан кала тагын бер тармак – мәгълүмати мохиткә дә кагылдылар. Президент Юлламасында мәгълүмат чараларына бәйле фикер дә яңгырады чөнки. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, социология фәннәре кандидаты Леонид Толчинский әйтүенчә, җәмгыятьнең дә медиа чараларына сораулары һәм дәгъвалары байтак. «Мәгълүмати сугыш бара. Мәгълүмат чаралары көн тәртибе белән эшли белергә тиеш. Төп нәрсә – мәгънә. Аннан нәтиҗәлелек күрсәткечләрен (КПЭ. – Авт.) яңадан карап чыгарга иде. Бар нәрсәне дә трафик белән бәяләгәндә, нинди мәгънә турында сүз булды. Ышаныч, гамәл кылуга этәрү кебек күрсәткечләр өчен эшли башларга иде, – дип саный КФУ мөгаллиме.

Декан сүзләрен медиа өлкәсе белгече, Россия иҗтимагый палатасы вәкиле Александр Малькевич та хуплады. Сүз уңаеннан, журналист хәзерге вакытта Херсон өлкәсендә. Шулай да Юлламаны игътибарсыз калдыра алмаган. «Рөстәм Миңнеханов Юлламасының эчтәлекле, актуаль булуына таң калдым. Хәзерге бурычлар моннан берничә ел элек булганнардан да җитдирәк. Хәзер хакимият һәм халык арасында ачык, ышанычлы мөнәсәбәт булдыру мөһим. Бик көчле мәгълүмати һөҗүм чорында бу бик тә актуаль. Рәсми идеология булуы мөһим. Республикада моның белән барысы да тәртип, хәтта алданрак та барасыз, дияр идем. Сез ил күләмендә үрнәк бирәсез. Татарстандагы тотрыклылык, тынычлык таң калдырырлык. Ә бит барысы да шушы төшенчәләргә һөҗүм итә. Татарстанда аларга сакчыл караш», – дип искәртте Александр Малькевич.

Моннан тыш, совет әгъзалары гуманитар, мәдәни, IT тармаклар турында сөйләште, сәнәгать, икътисад өлкәләре каршында торган бурычларны барлады. Очрашу нәтиҗәсе бер: бурычлар куелган, юнәлеш билгеле, бердәмлек хисен өстәп, максатка ирешәсе генә калды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ЮЛЛАМАСЫ

Чабып барган ат төсле: Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасы уңаеннан уйланулар

 


Фикер өстәү