Рөстәм Миңнеханов: «Һәркем ил җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыруда җаваплылыкны аңларга тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Указы белән каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча төбәктәге оператив штабның беренче утырышын үткәрде. Искәртеп узыйк: дәүләт башлыгы төбәк башлыкларына үз территорияләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен шәхси контрольгә алырга кушкан иде.

Республика оператив штабын Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Премьер-министр Алексей Песошин һәм Президент Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров урынбасарлар итеп билгеләнде. Моннан тыш штаб составында министрлык, федераль башкарма хакимият органнарының урындагы вәкилләре дә бар.

Утырышта җәмәгать тәртибен тәэмин итү, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык системасы, энергетика мәсьәләләре каралды.

– Һәркем ил җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыруда җаваплылыкны аңларга тиеш, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү