Чабып барган ат төсле: Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасы уңаеннан уйланулар

Катлаулы һәм авыр сынаулар чорында яшибез. Әле март аенда гына, тиңе булмаган санкцияләр чолганышында калып, икътисад җимерелер, социаль тармакның асты-өскә килер, тормышның башка өлкәләрендә дә зур төшенкелек хөкем сөрә башлар төсле иде.

Чынлап та, Россия күләмендә зур проблемалар туды, чит илләр белән традицион элемтәләр өзелү, предприятиеләр арасында багланышларның чәлпәрәмә килүе кыенлыклар өстенә кыенлыклар өстәде. Президентның Дәүләт Советына республика тормышының бөтен якларын иңләгән традицион юлламасы шуңа күрә зур кызыксыну уятты. Без ни хәлдә, киләчәккә перспективалар нинди дигән сораулар тумый кала алмыйлар иде.

Рөстәм Миннеханов быелгы юлламаны шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның «Татарстаным» шигыреннән өзек белән башлап җибәрде. Әйе, кайчандыр шагыйрь Татарстан картасының сурәтеннән зур мәгънә чыгарган, туган теле һәм иле булган халыкның киләчәгенә зур өмет белдергән иде. Ул юллар әле дә искермәгән, киресенчә, яңа төсмерләр белән тагын да байый төшкәннәр. «Дөньядагы гади булмаган агымдагы вәзгыять барысын да үз урынына куйды, һәм, беренче карашка, иң гади нәрсәләр бүген алгы планга чыкты», — диде бу хакта республика лидеры. Әйе, Татарстанның дөньяда тоткан урыны турында уйланабыз икән, без барысын да: дини һәм милли татулыкны да, бездә яшәүче һәр халыкның телләре сакланышы-үсешен дә, тән сәламәтлеген дә, рухи саулыкны да, гаилә ныклыгын да, кешеләрнең ил белән идарә итүдә ни дәрәҗәдә катнашуларын да, икътисадны да истә тотабыз. Президент һәр юнәлешкә тукталып, ирешелгәннәргә анализ ясады, киләчәккә максатлар билгеләде. Юллама бит 2023 елны күз алдында тотып язылган.

Уйлап карасаң, җәмгыять тормышының бар яклары үзара тыгыз бәйләнгән. Ныклы гаиләдән башка халыклар юк, телләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү мөмкинлегенән мәхрүм ителгән халыклар арасында хезмәттәшлек була алмый, хезмәттәшлектән башка икътисад та юк, үсеш тә. Бер төбәк халыклары гына түгел, халыкара мәйданда аркадашлык сорала тулы канлы яшәеш өчен. Татарстанның озак еллар дәвамында Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән аралашып-очрашып яшәве бүген үз сүзен әйтә. 13 нче Халыкара икътисади KazanSummitка быелның маенда, көнбатыш тарафыннан аяусыз санкцияләр кертелгәч, дөньяның 64 иленнән вәкилләр килүен искә төшерик әле. Ул саммит акрынлап Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә ислам финанслары институтын үстерүгә мөһим этәргеч бирде. Татарстан лидеры юлламада ислам банкингы хакында: «Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә кануни базасы формалашу төгәлләнеп килә», — дип белдерде. Процент капиталына корылган глобаль финанс системасы  җимерелеп килгән бу чорда аңа алмаш-альтернатива булып ислам банкингы гына килә ала. Татарстан Россиянең шул финанс системасын беренче булып кулланачак төбәге итеп сайланды. Бу юнәлештә эш күптән бара бит инде, димәк, стратегия дөрес сайланган.

Икътисади яктан Татарстан үзен ышанычлы хис итә. Идел буе федераль округында сәнәгать җитештерүе индексы 109 проценттан артып киткән лидер төбәк ул. Президент быел төбәк тулаем продукты 3,7 триллион сум тирәсе булыр, төзелеш эшәләренең күләме 460 миллиардка җитәр, төп капиталга инвестицияләр 750 миллиард сумнан ким булмас дип фаразлый. Нефть-газ сәнәгате тармагы уңышлы эшли. «Татнефть»нең преспективалары өметле, кече нефть компанияләренең дә нефть чыгаруда тоткан өлеше 20 процентка кадәр җиткән. Иң мөһиме: чималның күп өлеше — 23 миллион тоннасы үзебездә эшкәртеләчәк. Татарстанда газ куллану күрсәткече кызыклы. Үткән ел ул 18,2 миллиард кубометр булган. Чагыштырыйк: халкы 10 миллионга якынлашып килүче Венгриядә 2020 елда 10,2 миллиард куб. газ кулланганнар. Газ исә социаль тармак күрсәткече дә, сәнәгать чималы да. Икътисади төшенкелек хәлендәге дәүләтләр аны куллануны киметәләр.

Чит ил компанияләренең безне ташлап китүе Татарстан предприятиеләрен куркытмаган, күп кенә очракларда үсеш өчен яңа мөмкинекләр генә ачкан.  КАМА TYRES компаниясе, мәсәлән, шин җитештерүне модернизацияли, 7 миллиард сумлык инвестицияләр ясый. Газета хәбәрчесе статистиканы махсус карады: шиннар җитештерү узган елгының 103,6 проценты күләмендә. Икътисади элемтәләр өзелгәч, КАМАЗ кыен хәлдә калган иде. Әмма завод киләсе елның беренче кварталында яңа буын К5 модель рәтенә караган яхшыртылган сыйфатлы йөк машиналары җитештерә башларга җыена. Казан авиация заводы гражданлык очкычы булган ТУ-214 самолетын бер елга 20не җитештерерлек куәткә ия. Казан вертолет заводы исә бер елга 100 вертолет җитештерүне үзенә максат итеп куйган. 2021 елда 45 вертолет җитештерелүен исәпкә алганда, үсеш темплары зур булырга вәгъдә итә. Яңа төр технологик продукция җитештерергә әзерләнгән заводлар байтак. Әйтик, Чистайдагы «Бетар» компаниясе су хисаплагычлар белән генә канәгатьләнми, робот-манипуляторлар җитештерүче яңа мәйдан әзерли. Кыскасы, Татарстан сәнгәгате төшенкелектә түгел, күтәрелештә.

Бездә индустриаль парклар челтәре уңышлы үсә, инженер-техник кадрлар әзерләү яхшы оештырыла. Студентларны завод инженерлары укыта торган үзәкләр саны арта.

Авыл хуҗалыгы тармагы быел аеруча уңышлы эшләде. 5 миллион тонна бөртекле ашлык җыелды. 2021 елдагыдан ике тапкырдан да күбрәк бу. Башка төр культуралар уңышы да начар түгел. Татарстан азык-төлек белән үзен тулысынча тәэмин итә. Иң мөһиме: продукция җитештелеп кенә калмый, күпчелек өлеше үзебездә эшкәртелә. 5 ел элек сөтнең 50 проценты гына үзебездә эшкәртелсә, хәзерге күрсәткеч — 91 процент.

Президент юлламасындагы икътисади уңышлар, тормышка ашырылган технологик юнәлешләрне санап бетерерлек түгел. Болар барысы да җәмгыять тормышының төрле тармакларының уңышлы ярашуы нәтиҗәсе. Технологияләрдән башка икътисади күтәрелеш юк, мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасыннан башка технологияләр була алмый, җәмгыятьтә татулык булмаса, барысы да җимерелә. Президент юлламасын укыганда, шулар хакында уйландым. Татулыкны җимерү өчен ялган мәгълүмат тарату да җитә. Мәгълүмат кырында бүген эш моннан берничә ел элеккегә караганда катлаулырак. Бу — Президент фикере. Шуңа күрә лидер республика Хөкүмәтенә дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чараларын реформалау чараларын эшләргә йөкләве хакында да әйтә. Мөһим бурыч бу. Фейклардан азат булган, хакыйкатьтән курыкмый торган мәгълүмат чарасы булдыру хәзерге чорда җиңел эш түгел. Республикабыз картадагы сурәте генә түгел, үзе дә шагыйрь язганча, чабып барган ат төсле булуы хакына барлык бурычларны да комплексы рәвештә уңышлы тормышка ашырырга кирәк булачак.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ЮЛЛАМАСЫ


Фикер өстәү