Россиядә 9 мең мәктәп Wi-Fiга тоташтырылган

Россия Цифрлаштыру министрлыгы ил мәктәпләрен Wi-Fiга тоташтыру программасын туктата.

–Бездә болай да Wi-Fiга тоташтырылган 9 мең мәктәп бар. Хәзергә аны туктатып торабыз. Аның тормышта ничек кулланылуыннан карарбыз, шуннан чыгып, әлеге мәсьәләгә кире әйләнеп кайтырбыз, –дип белдергән министр Максим Шадаев.

Максим Шадаев шулай ук 2023 елда министрлык илдәге барлык хәрби коммисариатларны интернетка тоташтыру программасы төгәлләнүен дә әйткән.


Фикер өстәү