Соңгы ике елда Татарстан территориясендәге 1231 объект югары тизлекле Интернетка тоташтырылган

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда Татарстан территориясендәге 1231 объект югары тизлекле Интернетка тоташтырылган.

Социаль әһәмиятле объектларны Интернетка тоташтыру Россиядә «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысасында башкарылды.

Татарстанда бу эшне, җепселле-оптик элемтә линияләрен кулланып, «Таттелеком» башкара.

2021 елда проект кысасында 1450 чакрым оптик элемтә линияләре салынган. 3 ел эчендә оптик элемтә линияләрен сузу күләме 16 тапкыр арткан.

Гомумән өч ел эчендә Интернетка тоташтырылган объектлар саны 3527гә җиткән. Эшнең төп күләме 2021 елга туры килгән.


Фикер өстәү