Чиратсыз да тоташтыралар

“Россиянең цифрлы икътисады” илкүләм программасының иң төп проектларының берсе булып “Цифрлы инфраструктура” проекты тора. Аның кысасында социаль әһәмияткә ия оешмаларны интернет челтәренә тоташтыруның беренче этабы төгәлләнде. Югары тизлектәге интернет белән тәэмин итү эшен октябрь аенда башлаганнар иде. Беренче нәтиҗәләр турында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев һәм “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Айрат Нуретдинов таныштырды.

Социаль әһәмияткә ия оешмалар дигәндә нәрсәне күздә тотабыз? Моңа, иң элек, мәктәпләр, урта һөнәри белем бирү оешмалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, сайлау комиссияләре, янгын сүндерү частьлары, полиция бүлекчәләре, җирле үзидарә һәм башкалар керә. Шушы илкүләм программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 2024 елда югары тизлектәге интернеттан республиканың барлык объектлары да файдалана алачак дип өметләндерәләр.

– Илкүләм программаның “Мәгълүмати инфраструктура” проекты кысасында 566 социаль объект интернетка тоташтырылды. Бу эшне, җепселле-оптик элемтә линияләрен кулланып, “Таттелеком” башкара, – диде Альберт Яковлев. – Интернетка тоташтыру чыгымнарын дәүләт бюджеты каплый. Һәрбер оешма үз акчасына моның белән шөгыльләнә башласа, 60 миллион сумнан артык акча киткән булыр иде. Ә болай сизелерлек күләмдә экономия ясала.

Программа кысасында җепселле-оптик элемтә линияләре буенча интернет челтәрен элек ул булмаган кечкенә җирлекләргә дә тоташтырачаклар. Анда яшәүчеләргә дә югары тизлектәге интернетка кушылу мөмкинлеге булачак.

2019 елда проект кысасында 498 объектны интернет белән тәэмин итү планга кертелгән булган. Операторлар исә моңа өстәп программаның икенче этабында чиратта торган тагын 68 оешманы интернет челтәренә тоташтырган. Эшнең артуы аның үтәлү срокларына тәэсир итмәгән. Шулай итеп, 2019 елда Интернет челтәренә 349 фельдшер-акушерлык пункты, 176 җирле үзидарә, 30 белем бирү оешмасы, Росгвардиянең – 5, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының – 3 оешмасы, 3 территориаль сайлау комиссиясе тоташкан.

“Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Нуретдинов әйтүенчә, 2020 елга –613, 2021 елга 802 объектны интернетка тоташтыру каралган.

Айрат Нуретдинов компаниянең быелгы керемнәре турында мәгълүмат китерде. Аның сүзләренчә, “Таттелеком” һәм “ТМТ” (мобиль челтәрләр белән шөгыльләнүче бүлекчә) финанс яктан кыенлыклар кичерми.

– 10 ай эчендә компаниянең табышы 7,8 млрд сумга җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,3 процентка күбрәк. Чиста табыш – 491,9 млн сум, – диде Айрат Нуретдинов. Ул шулай ук, төрле тәкъдимнәр булуга карамастан, компанияне сату мәсьәләсе каралмавын белдерде.

  • САН

“Россиянең цифрлы икътисады” илкүләм программасы 5 елга исәпләнгән. Аның максатларына ирешү өчен 5 федераль проект каралган: цифрлы дәүләт идарәсе, цифрлы инфраструктура, цифрлы технологияләр, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы икътисад. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен 1 триллион 600 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Илкүләм программаны гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 280 млн сум акча каралган.

Өч ел эчендә “Таттелеком” республиканың 741 җирлегендә 1,9 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объектын интернетка тоташтырачак. Бу корылмалар исемлегенә 721 белем бирү учреждениесе, 605 фельдшер-акушерлык пункты, 415 җирле үзидарә, 87 Росгвардия, 82 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы корылмалары, 3 территориаль сайлау комиссиясе керә.

2020 елга Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка районнарында 200 яңа элемтә станциясе барлыкка киләчәк. 2020 ел азагына аларның гомуми саны 1700гә җитәчәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү