Казанда ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли

Казанда ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Һәлакәттә җәяүле башын җәрәхәтләгән һәм сынган урыннары бар. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән 4 сәгать 30 минутта Родина урамында 57 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан китеп барган, ә зыян күрүчене баш мие җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән, умыртка һәм кабыргалары сынган хәлдә хастаханәгә китергәннәр.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларыннан (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына шалтыратып, җавап бирүләрен сорый.


Фикер өстәү