Бәбигә дә, әбигә дә: Татарстанның кечкенә салалары интернетлы булачак

Су һәм ут кебек мөһим. Интернет һәм элемтә турында сүзебез. Баксаң, замана мөмкинлегенең бу төреннән мәхрүм җирлекләр әле дә бар икән. Интернет булу ул бит әле блогерларны карап утыру, мобиль элемтә исә смс алмашу өчен генә кирәк дигән сүз түгел. IT-тигезсезлекне бетерү мөмкинме?

Аралашу урыны гына түгел

Авыл кешесенә күрше сыерының кайда адашып йөрүен, кайчан суны туктатып торуларын, кич утыру, балны ничә сумнан сатуларын белер өчен дә интернет кирәк хәзер. Төгәлрәге, телефон һәм социаль челтәрләр, шунысына кушылу өчен югары тизлекле интернет. Салада яшәүчеләрдән интернетның әнә шундый файдалы яклары турында сораштырдык. Шунысы да бар: вакыт дигәнне дә, эш дигәнне дә оныттыра торган зыянлы ягы да юк түгел шул замана мөмкинлегенең.

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов интернетлы тормышның уңай һәм тискәре якларын барлады, үзенең дә гаджетсыз вакытларын искә төшерде.

– Район үзәкләре – Мамадыш та, Кукмара да безнең авылдан шактый ерак иде. Авылыбыз тау астында урнашкан, бездә элемтә беркайчан да булмады. Авылыбыз да әллә ни зур түгел. «Билайн» операторы тота иде, анысының да элемтәсен агач башына менеп диярлек эләктерә идек. Интернетсыз, телефонсыз бик бәхетле яшәгән без! – дип сөйләде ул. – Хәзер авылда интернет бар. Әмма аның өчен кыйбат түлиләр шул. Сыйфаты да бик үк яхшы димәс идем.

Авыл кешесе өчен интернет, элемтә төшенчәләре хәзер нинди әһәмияткә ия соң?

– Интернет, телефон булгач, туганнарым мине күзәтә башлады. Шул рәвешле булса да араларны якынайтырга мөмкинлек бу. Интернетка нәрсә генә куйсаң да: «Әһә, Фаил абый белән Руфинә апа мине карады!» – дип уйлап куям. Үзләре дә берәр нәрсә урнаштырсалар, сөенәм. Яңалыклар белән танышалар. Очрашкач, барысын да фикерләшәбез. Интернет булу файдалы. Бу фикер киңлеге өчен дә кирәк, кызыксыну даирәсе дә арта, телефон белән эшләргә өйрәнәләр. Телевизор, радио башка нәрсә инде ул. Интернет – кызыксыну өчен зур этәргеч, – ди блогер.

Авыл кешесенә интернет үз эшен, сорауларын хәл итәр өчен дә кирәк әле. Ринат моңа бәйле бер мисал да китерде.

– Авыл чатлары бар бит хәзер. Әмма мин аларга кушылырга яратмыйм. Тик файдалы яклары да бар аларның. Миңа берсендә чеби сату тәкъдиме белән чыктылар. Бартер шартларына килештек. Чеби сатучы апа: «Тирә-күршеләрдән дә сора әле, чеби кирәк кеше юкмы икән?» – дип сорады. Чатка бер язуыбыз җитте, бер машина чебине сатып та җибәрде, – дип сөйләде блогер.

Арчаның Наласа авылыннан Рамил Мөхетдинов та, сала кешесе өчен телефон һәм интернет – тормыш-көнкүрешне җиңеләйтүнең бер чарасы, дигән фикердә. 238ләп хуҗалыклы, 700дән артык кеше яшәгән авылда бигрәк тә.

– Интернетсыз авыллар сирәктер инде ул. Дөньяны интернеттан танып беләбез бит хәзер. Авылыбызда интернет яхшы эшли. Авылдашлар телефон аша аралаша. «Ватсап»та төркемебез бар. Бик актив без анда! Бик уңайлы мәйданчык бит ул. Онлайн җыелыш ясап алырга да була. Һәркем фикерен калдыра. Йөзгә карап әйтергә оялганны да язып салырга мөмкиннәр. Социаль челтәрдә авыл яңалыклары белән уртаклашабыз. Читтә яшәүче авылдашлар өчен уңай чара. Андагы мәгълүматны күреп, куанып язалар. Дөньяда төрле хәлләр була бит. Мәсәлән, авылыбызда янгын чыгып, авылдашларыбыз йорт-җирсез калды. Аңа нәкъ тә интернет ярдәме белән булыша алдык. Шөкер, хәзер яңа йорт җиткерәләр. Мондый очракларда да ярдәме бар виртуаль дөньяның! – дип сөйләде ул. – Хәләл җефетләребез өчен дә кирәк интернет. Тормыш иптәшем яңа төрле рецептлар эзләп, интернетка еш мөрәҗәгать итә. Ул кыяр, помидор тозлау, салат ясау, компот ябуның яңадан-яңа ысулларын сынап карый. Кыскасы, файдалана белсәң, интернет – шәп ярдәмче. Тискәре ягы да бар инде. Вакытны урлый! Шундагы кирәкмәгән мәгълүмат карап, биш минут утырам дип, бер сәгать үткәне сизелми дә.

Цифрлаштыру елы бүләге

Әмма интернет һәм элемтә тотмаган урыннар калмады дияргә иртәрәк. Саннарга күз салсаң, Татарстанда шундый 624 торак пункт бар икән. Бу – республиканың барлык торак пунктларының 20,25 проценты дигән сүз. Ел башында тармак өчен җаваплы җитәкчеләр дә, югары тизлекле интернет юклыгы Татарстан халкының 3 процентына кагыла, дип әйткән иде. Быел кәрәзле элемтә инфраструктурасын үстерүгә җәлеп ителгән акча күләме дә, алдагы ел белән чагыштырганда, азрак булуын таныдылар. Сәбәпләре мәгълүм: геосәяси вакыйгалар, санкцияләр һәм логистика эшенең бозылуы.

Шулай да могҗиза көтеп утырып кына булмый. Татарстанда Россиянең аз санлы торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыра башлаячаклар. 2G һәм 4Gлы станцияләр республиканың 26 авыл җирлегендә урнаштырылачак. Интернетлы-элемтәле булу бәхете Саба, Арча, Кама Тамагы, Мамадыш, Азнакай, Баулы, Балык Бистәсе, Актаныш, Кукмара, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Апас, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарының салаларына елмаячак. Аерым алганда, сүз Алан, Ташлы, Аккүл Бигәнәй, Шестая речка, Каенсар, Яңа Мусабай, Ивановское, Шәдче, Балтач, Сарлы, Яңа Мичән, Сабабаш, Удмурт Ташлысы, Татар Ямалы, Шама, Коры Көрнәле, Чарлы, Иске Салман, Иске Тахтала, Гарь,  Түбән Биябаш, Мальцово, Горшково, Яңасала, Югары Ушма, Штерә авыллары турында бара.

– Хәзерге көндә югары тизлекле интернет ул – ут, су, газ кебек үк кирәкле чара, – ди Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. – Шуңа күрә шәһәр һәм авыл арасындагы мондый тигезсезлекне бетерүне министрлык үз эшенең өстенлекле бурычларыннан берсе дип саный. Шушы федераль программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл халкы беренче тапкыр югары тизлекле мобиль интернетка тоташу мөмкинлеген алачак. 2030 елга республиканың 624 авыл җирлегендә югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк.

Элемтә челтәрләре белән тәэмин итү «Ростелеком» җилкәсенә төшәчәк. Программа 2030 елга кадәр исәнләгән. Ул «Санлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысасында тормышка ашырыла. Гомумән алганда, Россия буенча «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысасында ел ахырына кадәр кеше саны аз булган 2 меңнән артык торак пунктны интернетлы итәргә җыеналар. 2021 елда 4G элемтәсе 1,2 мең торак пунктта барлыкка килгән иде.

– Кеше саны аз булган торак пунктларда мобиль элемтә һәм интернет пәйда булу – авылдагы тормыш дәрәҗәсен арттыруга мөһим адым ул. Тиздән авыл халкы дистанцион рәвештә укый, телемедицина мөмкинлегеннән файдалана, социаль челтәрләрдә туганнары, якыннары белән аралаша алачак. Без бу социаль әһәмиятле проектта катнашуыбызга шатбыз һәм авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйганы тагын да якынайтабыз, – дигән фикердә «Ростелеком»ның Татарстандагы бүлеге директоры Павел Гонцов.

База станцияләрен җепселле-оптик элемтә линияләре белән тоташтыру планлаштырыла. Бу – мәгълүмат тапшыру югары тизлектә булачак дигән сүз.

Министрлык мәгълүматларына караганда, исемлеккә кергән торак пунктларның 26сында да әзерлек эшләре башланган икән инде. Саба районындагы Мичән авылы башлыгы Айзат Гәрәев тә бу сүзләрне раслады. Санлы мәгълүматларга ышансаң, салада 500дән артык кеше яши. Интернет бер дә булмаган түгел аларда, әмма начар тоткан.

– Авылның бер башында элемтә яхшы булса, икенче очына кадәр көче җитми иде. Хәзер менә «Ростелеком» операторына кушылачакбыз. База станциясенең кайда урнашуы билгеле, урыны тәгаенләнде. Чыбыкларын да әзерләп куйдылар. Тиздән эшчеләре дә күренер инде. Халык ризасызлык белдермәде, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү