Дарья Дугина автомобиль шартлаганда һәлак булган: соңгы фотосурәтләр

Сәясәтче, «рус дөньясы» идеологы һәм Евразия теориясе  авторы Александр Дугинның кызы Дарья 20 нче август кичендә, машина шартлаганда, әтисе чыгышыннан кайтканда һәлак булган.

Дарья 1992 елда туган, МГУның фәлсәфә факультетын тәмамлаган һәм аның әтисе Александр Дугин җитәкләгән Халыкара Евразия хәрәкәтенең сәяси күзәтүчесе булган. Ул телепрограммаларда еш кына француз сәясәте буенча эксперт сыйфатында катнашкан. Дугина үз телеграм-каналын алып барган һәм Украинадагы хәрби махсус операцияне хуплгана, берничә тапкыр Донбасста була.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, террорчыларның максаты кыз үзе түгел, ә аның әтисе булырга мөмкин: күрәсең, бомбаны аның автомобиленә Александр Дугин чыгыш ясаган фестивальдә салганнар.


Фикер өстәү