Министр: «Социаль әһәмияткә ия объектларны интернетка тоташтыру эше быел да дәвам итәчәк»

Соңгы ике елда Татарстанда югары тизлектәге интернетка тоташкан социаль әһәмияткә ия объектлар саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин журналистларга әйтте.

Интернетка тоташкан учреждениеләр дигәндә, болар — 3 527 мең авыл китапханәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка объектлар.

2022 елда да бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды министр.

— Без, шәһәрдә яшәүчеләр буларак, интернет юклыгын, аңа бәйле проблемаларны, сирәк очракларны санамаганда, бик кичермибез дә. Шуңа күрә без авылларга игътибар юнәлтәчәкбез, — диде Айрат Хәйруллин.


Фикер өстәү