Татарстанның 5 югары уку йортында быел цифрлы кафедра ачылачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин журналистларга әйтте.
Аерым алганда, кафедралар КНИТУ-КАИ, КФУ, КГЭУ, КГМУ, КНИТУ кебек югары уку йортларында ачылачак. Айрат Хәйруллин сүзләренчә, алар күп кенә уку йортларындагы хәрби кафедралар үрнәгендә булачак.