Татарстанның цифрлы инфраструктурасын үстерү өчен 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан Президенты карары нигезендә республиканың цифрлы инфраструктурасын үстерү юнәлешенә өстәмә рәвештә 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында шул хакта әйтте. Өстәмә акча бүлеп бирү Татарстанда 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан итүгә бәйле.

Утырышта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев (онлайн), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Премьер министр урынбасары Роман Шәйхетдинов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Таттелеком» генераль директоры Айрат Нуретдинов катнаша. Төп хисап белән министр Айрат Хәйруллин чыгыш ясый.


Фикер өстәү