Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев DigitalSkills III тармак чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында WorldSkills – DigitalSkills 2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионаты ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип яза Президент матбугат хезмәте.

Чемпионат 21-24 сентябрьдә узачак. 35 компетенция буенча ярышларда 18 югары уку йортыннан, 53 көллияттән һәм техникумнан, 7 мәктәптән һәм Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 19 компания-предприятиедән 289 конкурсант катнашачак. Катнашучыларның һөнәри осталыгына 285 эксперт бәя бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан DigitalSkills ярышларын өченче тапкыр кабул итә. Быел чемпионат Kazan Digital Week халыкара форумы белән бер мәйданчыкта уза. «Мондый чараларның бер-берсен тулыландыруы бик дөрес», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан цифрлаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Цифрлаштыру — ул, барыннан да элек, кешеләр, кадрлар. Бездә белгечләрне әзерләү буенча тулы бер система төзелгән», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, ярышларда уңышлар теләде.

Мәкъсүт Шадаев үз чиратында ассызыклаганча, Татарстан бүген ИТ-кадрлар әзерләү өлкәсендә лидер төбәк булып тора. «Бөтен системаның төп звеносы – Иннополис Университеты. Беренче DigitalSkills чемпионаты нәкъ менә Иннополиста узган иде. Шул вакыттан бирле компетенцияләр саны артты: график дизайн һәм интернет-маркетингтан алып цифрлы игенчелек һәм цифрлы модельерга кадәр. Болар – киләчәк һөнәрләре», — диде министр.

Ярышларның шактый өлеше FutureSkills компетенциясенә туры килә. Аларга яңа технологияләр һәм кросс-компетенцияләр нигезендәге компетенцияләр керә, алар традицион тармакларны цифрлы технологияләр ярдәмендә үзгәртеп корганда барлыкка килә: аддитив җитештерү, космик системалар инженериясе, мәгълүмати куркынычсызлыкның эчке янауларыннан корпоратив яклау, дроннарны программалаштыру, сәнәгать робот техникасы һәм башкалар. Классик компетенцияләр исәбенә веб-дизайн һәм эшләү, CAD инженер дизайны, Мобиль робот техникасы, челтәр һәм системалы идарә итү, компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү һәм башкалар керә.


Фикер өстәү