Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2023 халыкара форумын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week 2023» халыкара форумын ачты. Сәламләү сүзе белән Россиянең Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев та чыгыш ясады. Искәртик: быел форум федераль статуста уза.

— Хәзер дөнья санлашты. Kazan Digital Week форумында булачак чаралар безнең дәүләт өчен дә, башка илләр өчен дә бик зур гамәли әһәмияткә ия, — диде Рәис. — Киләсе елда да сезне көтәбез!

— Бу форум инде традициягә әверелде, — дип ассызыклады Максут Шадаев. — Елдан ел катнашучылар саны артуын күрәбез, күргәзмәдә катнашучы компанияләр саны да. Димәк, безнең илдә цифрлаштыру тизлеге арта.

20-22 сентябрь көннәрендә узачак форумга 20 меңнән артык катнашучы килгән, биредә инновацион технологияләргә багышланган 100дән артык секция эшләячәк.


Фикер өстәү