Казанда бер ир-атны поезд бәрдергән

Казанда узган төндә поезд бер кешене бәрдергән. 

Фаҗига 20 сентябрьгә каршы төндә була. «Волгоград – Нижневартовск» поезды Дәрвишләр бистәсе – Әмәт юлында ир-атны бәрдергән. Ул фаҗига урынында ук үлгән.

Ярты сәгатьтән соң состав маршрут буенча хәрәкәтен дәвам иткән.


Фикер өстәү