Кыш кесәгә сукмасмы? Татарстанның13 районында җылылык бирү сезоны башланган

Көннәр суытканны көтәсе юк. Татарстанның унөч районында җылылык бирү сезоны башланган инде. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте. Ул, салкыннар башлангач, коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачагын да искә төшерде. Кыш кесәгә сукмасмы?

Республиканың ТКХ объектлары җылылык бирү сезонына 99,9 процентка әзер. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Министр Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, җылылык бирүгә әзерлек коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы кысасында алып барыла.

– Быел Әгерҗе, Зәй, шулай ук Казан һәм Чаллыдагы җылылык бирү һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә 27 чара тәгаенләштерелгән, – диде министр.

Сүз уңаеннан, быелның язында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәләрнең берсендә Әгерҗедә коммуналь инфраструктураның хәленә аерым тукталдылар. Мактап түгел. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» оешмасы генераль директоры Рәүзил Хаҗиевка якташларына ярдәм итәргә кирәклеген әйтте. Соңгы мәгълүматларга караганда, районда әлеге тармакта зур ремонт, яңарту эшләре башкарганнар. Әгерҗе – быелгы җылылык бирү сезонын инде башлап өлгергән унөч районның берсе.

– Төрле имеш-мимешләргә дә карамастан, Зәй ГРЭСы да җылылык бирү сезонына тулысынча әзер, – дип белдерде Хөкүмәт йортында узган чарада Рәүзил Хаҗиев.

Билгеле булганча, җылылык бирү сезоны урамдагы һава температурасы биш көн дәвамында тәүлегенә уртача 8 градус җылыдан түбән торса башланырга тиеш. Дөрес, әлегә көз җәйдән кимен куймый. Бу атнада, мәсәлән, республикада урыны белән 25 градуска кадәр җылы булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә исә температура 8–10 градус җылы булачак, дип көтелә. Ә тәүлеклек уртача температураны билгеләү өчен көндезге һәм төнге күрсәткечләрне кушып, шуларны икегә бүләргә кирәк. Тик исәп-хисап белән баш катырырга ашыкмагыз, торбаларны салкыннарны башлануын көтеп тормыйча да җылыта башларга мөмкиннәр.

– Муниципаль берәмлекләр үзләре, һава температурасына карамастан, җылылык бирү сезонын башлау турында карар кабул итә ала. Иң беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәп, хастаханәләр кебек социаль объектлар тәэмин ителәчәк. Бүген республиканың унөч районында җылылык бирү сезоны башланды, – диде Марат Айзатуллин.

Бер рәхәтнең бер кыены була, дигәндәй, торбалар кайнарлану белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре дә кыйммәтләнәчәк. Бу хакта министр да әйтте.

– Җылылык сентябрь аенда бирелә башлаган очракта, октябрьдә алган «счет-фактура» кәгазендә җылылык өчен түләү турында аерым пункт барлыкка киләчәк. Узган айда тотылган энергия өчен исәп-хисап ясалачак. Гомуми йорт исәпләгечләре булмаган торакта яшәүчеләр исә җылылык бирү сезоны дәвам иткән сигез айны исәпкә алып, алдан билгеләнгән нормативлар буенча түләячәк, – диде Марат Айзатуллин.

Министр мичкә күбрәк яккан саен, өстәп түләргә туры килүен дә искә төшерде.

– Җылылык энергиясенә бәйле чыгымнар һава температурасына турыдан-туры бәйле. Кагыйдә буларак, җылылык өчен иң зур түләүләр гыйнвар – февраль айларында килә, – диде ул.

Дөрес, министр Татарстанда яшәүчеләрне алдан ук тынычландырып та куйды:

– Быелның 1 июленнән кулланучылар өчен коммуналь хезмәтләр, шул исәптән җылылык өчен тарифлар үзгәрмәде. Чираттагы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән генә булачак, – диде Марат Айзатуллин.

Хәтерләсәгез, соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр ил күләмендә узган елның 1 декабрендә артты. Россия Хөкүмәте карары нигезендә былтыр тарифлар бер ел эчендә ике тапкыр (ут-су, җылылыкка бәяләр гадәттә елга бер тапкыр үсә) күтәрелде. Алдагы ел белән чагыштырганда, республиканың кайбер шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең ут һәм суга киткән чыгымнары 20 процентка кадәр артты. Шуңа күрә дә былтыр кыш уртасында килеп төшкән коммуналь түләү кәгазьләре халык арасында зур шау-шу уятты. Рөстәм Миңнеханов аңлату эшләре оештырырга да кушты хәтта. Быел исә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр былтыргыдан да зуррак булмаячак, дип өметләнәсе генә кала. Хәер, кышка артык ышаныч юк. Бөтендөнья метеорология оешмасы белгечләре Россиядә быелгы кышны гадәттән тыш җылы булачак, дип фаразлаган инде әнә. Әйтүләренә караганда, кышның беренче ике ае нормадан 4–5 градуска җылырак булачак. Аның каравы күп итеп кар һәм бозлы яңгырлар вәгъдә иткәннәр. Коммуналь хезмәткәрләр генә чыдасын.

Сан

Татарстанда узган җылылык бирү сезоны 247 көн дәвам иткән.

Быел җылылык бирү сезоны башланган районнар

Әгерҗе

Аксубай

Апас

Арча

Баулы

Буа

Югары Ослан

Биектау

Кама Тамагы

Мөслим

Яңа Чишмә

Чирмешән

Ютазы

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү