Кыйммәтле җылы: сентябрьдә бирелмәгән җылылык өчен нигә түләтәләр?

Җылытты! Дөресрәге, урамда суытты, өйләрдә торбалар кайнарлана башлады. Тик җылылык бирү сезоны килеп җитү бер яктан сөендерсә, икенче яктан көендерә: коммуналь хезмәтләр өчен түләү арта. Кайберәүләргә акчаны җылылык биргәнче үк исәпләгәннәр әнә. Быел ТКХ өчен түләүдә үзгәреш бармы? Яңа елдан соң тарифларны ни көтә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Сентябрь ае бик матур килү сәбәпле, быел җылылык бирү сезоны бераз соңарды. Республика күләмендә барлык йортларга да узган атнада җылы бирә башладылар. Хәер, балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә кебек социаль объектларны салкыннар башланганны көтеп тә тормыйча, сентябрь азагында ук җылыта башладылар инде. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу атна башында республикадагы барлык балалар бакчаларының – 96, мәктәпләр һәм хастаханәләрнең  93 процентына җылы биргәннәр.

Торбалар кайнарланганны көн саен сагалап торсак, җылылыкка түләү кайберәүләр өчен көтелмәгән хәл булып чыкты. Бу арада социаль челтәрләрдә Казанның кайбер урамнарында яшәүчеләр сезон башланмаган килеш, сентябрь счет-фактурасында әлеге төр хезмәт өчен түләү килгәннән зарлана. Әйтүләренә караганда, фатирның мәйданына карап, салкын торба өчен уртача 2–4 мең сум акча түләргә язганнар.

– Гомуми йорт исәпләгече кую өчен техник мөмкинлекләр булмаган йортларда яшәүчеләр исәп-хисапны, җылылык бирү сезоны кайчан башлануга да карамастан, сигез айга бүлеп исәпләнгән норматив буенча түли. Бу нигездә иске – күбесе авария хәлендәге ике, өч катлы йортларда яшәүчеләргә кагыла. Анда исәпләгечләр урнаштыру өчен коммуникация юк, – дип мәсьәләгә ачыклык кертте «Татарстанның ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов. – Шуңа күрә мондый йортларда яшәүчеләрдән сентябрь аенда җылылык өчен акча түләтүләре канунга туры килә. Гади халык моны аңлап кына бетерә алмый. Чынлап торып исәпләп карасаң, җылылык өчен норматив буенча исәп-хисап ясаучылар, исәпләгеч буенча түләүчеләргә караганда, азрак та түли әле. Һәрхәлдә, күбрәк түгел.

Дмитрий Романов әйтүенчә, әгәр норматив буенча артык күп акча исәпләгәннәр дип шикләнәсез икән, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар гади халыкны кызыксындырган барлык сорауларга ачыклык кертергә тиеш.

Билгеле булганча, соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр ил күләмендә узган елның 1 декабрендә артты. Гадәттә ут-су, җылылыкка бәяләр гадәттә елга бер тапкыр җәй көне үсә. Россия Хөкүмәте карары нигезендә исә былтыр тарифлар бер ел эчендә ике тапкыр күтәрелде. Алдагы ел белән чагыштырганда, республиканың кайбер шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең ут һәм суга киткән чыгымнары 20 процентка кадәр артты. Алга таба коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2024 елның җәендә генә артачак. Шулай итеп, ел ярым дәвамында кыйммәтләнмәячәк. Шулай дип ышандыралар.

Бәяләргә аерым тукталыйк. Республикада яшәүчеләр өчен электр энергиясенең бәясе, өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып, бер кВт/сәгате 4 сум 68 тиен тәшкил итә. Электр плитәләре яки электр җылыту җайланмалары булган йортларда яшәүчеләр өчен  бер кВт/сәгате – 3 сум 58 тиен, ә авылда яшәүчеләр өчен –  3 сум 28 тиен. Газның бер куб метры – 6 сум 78 тиен. Су өчен тариф кайсы оешма хезмәт күрсәтүенә карап аерыла. Әйтик, Түбән Кама халкына суның бер куб метры – 32 сум 10 тиен, ә пычрак суны агызуның бер куб метры 21 сум 76 тиен тора. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аена бер кеше өчен – 103 сум 93 тиен, шәхси торак йортларда яшәүчеләр исә 112 сум 74 тиен түли.

Киләсе елда тарифлар күпмегә артачак? Әлегә бу сорауга төгәл җавап юк. Илнең социаль-икътисадый үсеш фаразларына караганда, 2024 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 9,8 процентка артырга мөмкин. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, төгәл саннар ел азагына кадәр билгеле булачак.

Акчаны янга калдыру юлы бар анысы. Ул да булса – коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару. Республикада халыкка ярдәм итү максатыннан ташлама-субсидияләр бирү каралган. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала.

Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Шуны истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Елена БОНДАРЕНКО, «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды директоры урынбасары:

–  Коммуналь хезмәтләр өчен түләү елдан-ел көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Сәбәбе дә билгеле. Бу халыкның керем дәрәҗәсенә бәйле. Без утсыз да, сусыз да, җылылыктан башка да яши алмыйбыз. Димәк, әлеге төр хезмәтләр өчен түләү, ашау-эчү һәм дәвалану белән беррәттән, гаиләнең мәҗбүри чыгымнарын тәшкил итә. Ни кызганыч, инфляция аркасында илдә яшәүчеләрнең кереме кими. Шунысы да бар: еш кына ТКХ сыйфаты халыкта ризасызлык уята. Чүп чыгаруга бәйле проблемалар турында еш ишетәбез. Кыш көне Казанны кар көртләре баса яки шәһәр үзәгендә туристлар, егылып, аяк-кулларын сындыралар. Ел башыннан бирле Татарстан башкаласына 3 миллионга якын турист килгән, дип горурланып сөйлибез югыйсә. Җылылык бирү сезонына килгәндә, быел ул әйбәт кенә башланып китте, өйдә озак туңып утырырга туры килмәде. Булганның кадерен бигүк белмибез, дигән фикер дә бар. Россияне башка илләр белән чагыштырып караганда, Көнбатыш илләрендә, мәсәлән, шул ук җылылык өчен аена 300–400 доллар акча түлиләр. Әле ул очракта да торбаларны иртән бер сәгатькә – урыннан торып китү өчен, кич ике сәгатькә – ашап-эчеп йокларга яту өчен генә кабызып алалар. Шуңа күрә һәр ике якка да бер-береңне хөрмәт итә белергә кирәк.

Эльмира Вәлиева


Фикер өстәү