Татарстанда күз авыруларыннан тилмергән балалар саны арткан

 Узган ел табибларга шундый гозер белән 16 мең бала мөрәҗәгать иткән. Алар күбрәк ерактан начар күрү яки әйберләрне аерым-ачык күрмәүдән (астигматизм) интегә икән. Бу хакта журналистларга Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары Елена Жиденко хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада 101 мең кеше күз авырулары белән исәптә тора. Елена Жиденко сүзләренә караганда, соңгы арада балалар арасында күз ялкынсыну очраклары да ешрак очрый башлаган. «Хәзерге балалар бөтенләй башкача укый. Шул ук компьютер, гаджетларны да актив кулланалар. Алар аркасында күзләргә авырлык килә», – ди табиб.

 


Фикер өстәү