Глаукома Россиядә күз авырулары буенча бирелгән инвалидлык очраклары арасында беренче урында тора

Глаукома сүзен ишетүгә, сукыраям икән инде дип кул селтәргә ярамый. Вакытында табибка күренергә кирәк! Иртәгә – 6 март көнне билгеләп үтеләчәк бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне алдыннан бу тармакта хезмәт куючы белгечләр шулай дип искәртте.

Глаукома – сукыраюга китергән иң мәкерле чирләрнең берсе. Югары категорияле күз табибы Ольга Зверева сүзләренә караганда, вакытында табибка күренгән очракта зур тизлектә үсүче бу авыруны туктатып була. “Заманча алымнар глаукоманың тамыр җәюен 70 процентка туктатырга ярдәм итә”, — дип ышандырды ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Бүген глаукома — офтальмология тармагындагы иң төп социаль проблемаларның берсе. Ник дигәндә, ул бөтен дөнья күләмендә инвалидлыкка китергән күз авыруы санала. Глаукома Россиядә күз авырулары буенча бирелгән инвалидлык очраклары арасында беренче урында тора (29 процент). “Шуңа күрә яше кырыктан узган һәркемгә даими рәвештә күз басымын үлчәтеп торырга киңәш ителә. Нәселендә глаукомадан интеккән кешеләр булса, бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк”, — ди табиб.
Рәсми саннарга күз салсак, бүген республикада барлыгы 35,7 мең кеше глаукома белән исәптә тора. “2019 елда бу күпкә күбрәк – 36 мең 922 кеше тәшкил итә иде. Глаукома белән исәптә торучылар саны кимүгә узган елгы коронавируслы вәзгыять зур йогынты ясады”, — ди Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табиб урынбасары Елена Жиденко.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү