Коронавирус күзләргә «бәрә»

Күбрәк сулыш юлларын, йөрәкне какшата дип саналган коронавирус соңгы арада күзләргә дә зыян сала башлаган. Республика офтальмология клиник хастаханәсе табиблары әле күптән түгел генә коронавирус белән авырып сихәтләнгән берничә кешенең күзләрен саклап калган.

«Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган кешеләр килә башлады, – ди хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова. – Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Аларга операция ясадык. Операция барышында пневмония вакытында күзәтелә торган тайпылышларның күз эчендә дә була алганлыгын ачыкладык».

Коронавирус белән авырып сихәтләнгән кешеләр, нигездә, начар күрә башлавыннан, төс аеру кыенлашу, күз алдындагы әйберләрнең икегә аерылуы, төнлә начар күрүдән зарланган. Шуңа күрә ковидтан соң күзендә аз гына үзгәреш сизгән кешеләргә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә куша белгечләр.

Күздәге үзгәреш димәктән, бүген республика халкы күбрәк күзнең үткенлеге бозылудан интегә икән. Бу республикада күзәтелгән барлык күз авыруларының 25 процентын тәшкил итә. Аларның тагын 20 проценты – катаракта, 14 проценты глаукома авыруларына туры килә. Соңгысы аеруча мәкерле чир санала. Глаукома башта үзен белдермәскә дә мөмкин. Еш кына кеше үзендә шундый җитди чир барлыгын белмичә дә яши. Белгәндә инде соң була. Республика клиник офтальмология хастаханәсе хирургы Софья Булгар сүзләренә караганда, тумыштан да, нәселдән дә килә алган глаукома соңгы 3 нче, 4 нче стадияләрдә инде дәваланмый. Ник дигәндә, бу очракта күрү нервы шактый зыян күргән була, нерв күзәнәкләре исә кабаттан яңармый. «Шуңа күрә глаукоманы вакытында ачыклар  өчен 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә күзләрен даими рәвештә тикшертеп торырга кирәк.  Глаукома ачыкланса, авыруга икенче күзен даими рәвештә тикшертеп  торырга кирәк булачак», – диде Софья Булгар күз авыруларына багышланган матбугат очрашуында.

Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның күзләре дә даими тикшерүгә мохтаҗ. Ник дигәндә, соңгы елларда 4–5 яшьлек балалар арасында да күз авырулары ачыклана башлаган. Белгечләр бу күренешнең төп сәбәбен заман чиренә әверелеп баручы смартфон, гаджетларга бәйлелектә күрә. Республика офтальмология клиник хастаханәсенең балалар табибы Ленара Хәнифәтуллина сүзләренә караганда, 7–8 яшькә кадәрге балалар монитор яктылыгын авырдан кабул итә. «Хәзер ата-аналар балага бер яшеннән үк планшет, телефон тоттырып куя да мультфильм карата. Нәтиҗәдә элек күбрәк яшүсмерләр арасында очраган ерактан начар күрү кебек кимчелекне без хәзер 4–5 яшьлек балаларда да ачыклыйбыз», – ди белгеч.

Шуңа күрә балаларга гаджетларны 20 минуттан да артыграк каратмаска киңәш итә ул. Көненә ике сәгать саф һавада йөреп керү дә күз авыруларын, аерым алганда, ерактан начар күрүне кисәтергә ярдәм итә, дип ышандыра белгечләр. Юкса күз авырулары буенча киләчәккә фаразлар пошаманга сала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, 2050 елга җир йөзендә һәр икенче кешенең берсе ерактан начар күрәчәк, дип кисәтә. Андыйлар саны якыннан начар күрүчеләргә караганда бермә-бер күбрәк булачак, дип фаразлый белгечләр. Шуңа күрә күзләр сәламәтлегенә игътибарны бүгеннән үк арттыруның зыяны булмас.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү