Бу темага булган фильм-сериаллар, спектакльләр, китаплар күпләрне җәлеп итә. Әмма тормышта моның турында кычкырып сөйләшмиләр, бу – яшерен тема. Сүзебез – хыянәт турында. Гаиләне, мөнәсәбәтләрне, кешенең үзен җимерә торган бу күренеш турында «күңел белгечләре» – психологлар нәрсә уйлый? Хыянәт турындагы биш сорауга биш белгечтән җавап.
Кеше ни өчен бу адымга бара?
Гаилә психотерапевты Марина Травкова сүзләренчә, хыянәтнең ике-өчтән алып унсигезгә кадәр сәбәп-максаты бар:
– Төп сәбәпләрне карасак, алар икәү: берәүләр якынлыктан куркып хыянәт итә, икенчеләр бу адымга якынлык эзләп бара.
Кайбер кешеләрнең мөнәсәбәтләр турындагы күзаллавы балачактан ук дөрес формалашмый. Кайчак гаиләдәге күңелсез хәлләр «теләсә кайсы мөнәсәбәтләр һәм якынлык ул – куркыныч» дигән ышаныч уята. Ә хыянәт ул – үзеңә якын китермәү ысулы.
Аннан соң, кайберәүләр фикеренчә, ирең яки хатының өстенә берничә «запас» кешең булса, син беркайчан да ялгыз калмаячаксың. Шул рәвешле ялгызлыктан качалар, алар өчен бу – үз-үзеңне саклау ысулы.
Ир-ат һәм хатын-кыз хыянәте нәрсә белән аерыла?
Психолог Максим Страхов бу сорауга кистереп җавап бирде:
– Хыянәтнең җенесе юк. Ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә хыянәткә «илтә» торган юл уртак. Әмма шул ук вакытта, тикшеренүләр күрсәткәнчә, берникадәр аерма да бар. Ир-атлар бу адымга күбесенчә яңалык һәм физик канәгатьлелек эзләп бара, ә хатын-кызлар өчен беренче урында – хис, аңлау.
Иң аянычлысы: безнең җәмгыятьтә ир-атлар хыянәтенә тынычрак карыйлар. Ир кеше хатыны аркасында хыянәт итә, дигән совет заманыннан калган ышану да бар. Ә хатын-кыз хыянәтенә күпкә кискенрәк мөнәсәбәт күзәтелә. Шуңа да ире хыянәт иткән хатын-кызлар еш кына үзләрен гаепле хис итә, ә хатыны хыянәт иткән ир-атлар көчле ачу кичерә, бу аларның мин-минлегенә бәрә.
Кемнәр күбрәк хыянәт итә?
Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психиатры Оксана Захарова фикеренчә, хыянәткә күбрәк түбәндәге ике категория кешеләр «сәләтле»:
– нарцисс сыйфатларына ия булучылар. Мондый кешеләргә берөзлексез диярлек үзләренең әһәмиятен раслап тору, төрле кешеләрнең аларга карап соклануы кирәк;
– бәйлелекнең качу тибына караучы («избегающий тип привязанности») кешеләр. Кем белән дә булса ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, якынаю аларны куркыта. Шуңа да алар һаман саен бер кешедән качып, икенче кеше белән мөнәсәбәтләр башларга атлыга.
Ни өчен хыянәтне кичерү авыр?
Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева фикеренчә, хыянәтне кичерүдән бигрәк аны кабул итү авыр:
– Менә бар минем шәхси чикләрем, бар синең шәхси чикләрең. Без мөнәсәбәт корабыз икән, тагын бер психологик «кыр» – «без» дигән уртак тормыш барлыкка килә. Ул – уртак йортыбыз, акчабыз, машинабыз, балаларыбыз, хис-кичерешләребез һ.б. Менә шушы «без» кырында булган әйберләрне син минем белән генә түгел, башка берәү белән дә бүлешә башласаң һәм бу хакта белмәгән булсам, әлбәттә, миңа авыр була. Кичерү түгел әле, нәкъ менә кабул итү авыр. Ләкин без ул әйберләрнең ни өчен читкә китеп баруының, хыянәтнең сәбәпләрен ачыклый башласак, аңласак, кабул итү җиңелрәк булачак. Бу – бик авыр процесс. Кызганыч, күпләр белгечләргә мөрәҗәгать итәргә атлыгып тормый. Күзгә ташланган сәбәпләрне генә күрә дә тизрәк гаепләргә тотына. Ләкин алар төп сәбәп булмаска мөмкин – төбенә төшәргә кирәк. Менә шуны ачыкламыйча, тулысынча кабул итмичә, тормышны дәвам итү авыр булырга мөмкин. Кеше аерылып, икенче гаилә корырга мөмкин. Анда да шундый хәл булмас дип кем кистереп әйтә ала?
Ә инде кичерү-кичермәү – һәркемнең шәхси эше. Ул кешенең рухи яктан үсеш дәрәҗәсенә бәйле.
Ә ни өчен кайберәүләр хыянәттән соң да гаиләне сакларга тырыша?
Танылган психолог Михаил Лабковский фикеренчә, андый кешеләр үз тормышлары белән яшәргә әзер түгел.
– Гаиләне күбрәк хатын-кызлар саклап калырга тырыша. Алар моны ярату, мәхәббәт белән аңлата. Ләкин мәхәббәт микән бу? Бәлки мәхәббәт артында башка берәүгә бәйлелек яшеренгәндер? Монда бит ниндидер сәбәп булырга мөмкин. Әйтик, ялгызлыктан, акчасыз калудан курку. Башканы чынлап торып яратучы кеше бер уңайдан үзен дә ярата. Шуңа күрә көчле кешеләр мөнәсәбәтләрне түгел, ә үзләрен сайлый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез