Ул елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкләгән Гомәр Бәширов башлангычында әлеге мактаулы бүләкнең максатлары һәм бурычлары билгеләнә: премия баштан ук идея-эчтәлеге тирәнлек белән сугарылган һәм сәнгати камиллек белән аерылып торган әсәрләрне бәяләү өчен каралган була. 1967 елдан номинантлар арасында публицистлар һәм сәнгать белгечләре пәйда була. Ә 1970 елдан ул архитекторларга да бирелә башлый.
Барлыгы – 250 җиңүче (шул исәптән бер коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, 1960 елда бирелә)

Тәүге лауреатлар
1958 елда әлеге бүләкне 11 кеше ала (шул исәптән «Җилкәнсезләр» спектакленең иҗат төркеме). Ул елны бер – 15 мең, ике – 10 мең, өч 7 мең күләмендәге премия тапшырыла.
Нияз Даутов (опера режиссеры) – Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын куйган өчен бирелә.
Нәҗип Җиһанов (композитор) – «Җәлил» операсы өчен бирелә.
Әхмәт Фәйзи (язучы) – «Тукай» романы (1952) өчен бирелә.
Фәрит Яруллин (композитор) – «Шүрәле» балеты (1945) өчен бирелә (вафатыннан соң).
Лотфулла Фәттахов (нәкышче) – «Татар халык әкиятләре» китабына (1957) эшләгән иллюстрацияләре өчен бирелә.
Харис Якупов – «Татар халык әкиятләре» китабына (1957) эшләгән иллюстрацияләре өчен бирелә.
Ширияздан Сарымсаков (режиссер) – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльнең режиссеры буларак бирелә.
Әнәс Тумашев (театр рәссамы) – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльнең сәхнә бизәлеше өчен бирелә.
Хәлил Әбҗәлилов (актер) – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Мисбах роле өчен бирелә.
Фатих Колбарисов (актер) – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Батырхан роле өчен бирелә.
Асия Хәйруллина (актриса) – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Рокыя роле өчен бирелә.
«Иң-иң»нәр
Иң яшь лауреат – балет биючесе Кристина Андреева. Ул әлеге бүләккә 23 яшендә (2015 елда) Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрының иҗат төркеме составында «Алтын Урда» балетында Җанәкә партиясен башкарган өчен лаек була. Яшь лауреатлар арасында балет артисты Ирина Хәкимова (26 яшендә «Шүрәле» балетында – Сөембикә, «Су анасы»нда – Сәрви, «Аккош күле»ндә – Одетта-Одиллия партияләре өчен) актриса Наилә Гәрәева (27 яшендә «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Әсәл роле өчен), актер Ринат Таҗетдинов (29 яшендә «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Ильяс роле өчен), җырчы Ренат Ибраһимов (32 яшендә 1976–1978 еллардагы концерт программалары өчен) та бар.
Иң өлкән яшьтәге лауреат – Гомәр Бәширов. Ул әлеге бүләккә 95 яшендә (1996 елда) «И язмыш, язмыш» һәм «Сарут» повестьлары (икесе дә – 1990) өчен лаек була.
Бердәнбер
Тукай премиясе фәкать бер генә кешегә бирелгән еллар да була:
– 1982 елда әлеге бүләккә әдәбият галиме һәм язучы Ибраһим Нуруллин («Тукай» һәм «Габдулла Тукай» әдәби-биографик китаплары өчен),
– 1993 елда язучы Ринат Мөхәммәдиев («Сират күпере» романы өчен),
– 1995 елда шагыйрь Фәнис Яруллин («Җан авазы» шигъри җыентыгы өчен),
– 2004 елда язучы Миргазиян Юныс («Альбатрос язмышы» публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы өчен) лаек була.
Игътибар иткәнсездер: барысы да – әдәбият әһелләре.
Әдәбият
Тукай премиясе лауреатлары арасында 5 хатын-кыз, 61 ир-ат татар язучысы бар.
Тукай премиясен алган беренче язучы – Әхмәт Фәйзи. Ул әлеге бүләккә 55 яшендә (1958 елда) Габдулла Тукайның шагыйрь буларак формалашуын сурәтләгән «Тукай» романы (1952) өчен лаек була.
Тукай премиясен алган иң яшь язучы – Равил Фәйзуллин. Ул әлеге бүләккә 35 яшендә (1978 елда) «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен лаек була.
Тукай премиясен алган иң өлкән язучы – Гомәр Бәширов.
Тукай премиясен алган беренче хатын-кыз язучы – шагыйрә Гөлшат Зәйнашева. Ул әлеге бүләккә 63 яшендә (1991 елда) «Илле җыр» җырлар җыентыгы (1988) өчен лаек була.
Премиягә вафатыннан соң лаек булган шәхесләр:
– композитор Фәрит Яруллин (1958 елда, «Шүрәле» балеты өчен),
– композитор Сара Садыйкова (1990 елда җырлары өчен),
– шагыйрь Роберт Рәкыйпов (2008 елда, «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен).
Юбилей мөнәсәбәте илә
1961–1965 еллардагы «пауза»дан соң, мәртәбәле бүләк Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулуны билгеләп үткән елны янә тапшырыла башлый. 1966 елгы лауреатлар:
– шагыйрь Хәсән Туфан,
– композитор Җәүдәт Фәйзи лаек була.
1976 елгы лауреатлар:
– язучы Диас Вәлиев,
– режиссер Равил Тумашев,
– язучы Марс Шабаев.
1986 елгы лауреатлар:
– язучы Хисам Камал,
– нәкышче Виктор Куделькин.
1996 елгы лауреатлар:
– язучы Гомәр Бәширов,
– җырчы Фәридә Кудашева.
2006 елгы лауреатлар:
– язучы Рабит Батулла,
– композитор Луиза Батыр-Болгари,
– шагыйрьләр Равил Бохараев һәм Марсель Галиев,
– нәкышчеләр Фиринат Халиков һәм Николай Индюхов,
– әдәбият галиме Рафаэль Мостафин.
2016 елгы лауреатлар:
– рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш,
– шагыйрь Газинур Морат,
– рәссамнар Илья Артамонов, Александр Леухин, Фәрит Вәлиуллин, Рәшит Шиһабетдинов, Игорь Щетинин,
– археологлар Айрат Ситдыйков һәм Дмитрий Бугров,
– тарихчы Рамил Хәйретдинов.
Бу – кызык!
– 1981 елда Тукай премиясе лауреаты исеменә төзүче инженерлар Әүфәр Зәкиев һәм Игорь Парамонов, төзүче-штукатурчы Әнәс Фәйзуллин һәм төзүче, плитка ябыштыручы Сания Хисаметдинова лаек дип табыла. Әлеге бүләк аларга ТАССР Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залын төзегән өчен бирелә.
– 2002 елда премияне абыйлы-энеле музыкантлар Шамил һәм Камил Монасыйповлар ала. 2007 елда исә дәүләт бүләгенә Рада Нигъмәтуллина һәм аның кызлары – Изабелла Рогожина белән Марина Нигъмәтуллина лаек дип табыла. Бертуган лауреатлар арасында Нил һәм Илдар Юзеевлар да бар. Әдәбият белгече Нил Юзеев премияне – 1974, шагыйрь Илдар Юзеев 1980 елда ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез