Ваемсыз гына, икең ике якка чыгып китеп булмый: балаларны кеше итәсе бар. Игътибар һәм наз белән генә яшәп булмый, акча да кирәк. Менә шунысында еш кына көймәләр комга терәлә дә инде. Алимент аркасында нинди сораулар килеп чыгарга мөмкин?
«Әни назы эләкмәде»
Тәтеш районының Бәйрәш авылында яшәүче Айрат Гаязов берүзе биш бала үстерә. 17 ел бергә торган хатыны ташлап чыгып киткән.
– Эчә торган гадәте бар иде. Башта балалар хакына дип түздем. Әмма алар да бик читенсенде. Әниләре чыгып киткәч, эшемне ташларга туры килде. Балаларны бакчага, мәктәпкә йөртергә кирәк, – ди ул. – Ахыр чиктә хатынымны ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Хәзер ул балаларга алимент түләргә дә тиеш. Бер елга 400 мең сум бурычы җыелды. Түләми ул аны. Суд приставлары да түләтә алмый, ахры. Ә тормыш итәргә кирәк. Йортка газ керттердем. 220 мең сум түләргә туры килде. Кая барсаң да, акча кирәк. Әтиләр ташлап китү – бер хәл ул, ә менә әнисез яшәү рәхәт түгел. Балаларымны бик кызганам. Ичмаса, алиментын да түләми, ярдәм турында сүз дә юк инде.
Түбән Камада яшәүче Илгиз Шәрипов хатыны белән моннан өч ел элек аерылышкан. Ике улына алимент түли. Тик алар әле дә суд юлында йөриләр икән.
– Хатыныма суд карары буенча тиешле сумманы күчереп барам. Әмма ул аның белән килешми. Әллә ничә кат судка бирде. Ике балага 50 мең сум акча түләвемне сорый. Ә минем хезмәт хакым 90 мең тирәсе. Аерылышкач, фатирны да калдырып чыгып киттем. Үзем арендалап торам. Аңа да акча кирәк. Балаларымны ташлаганым юк. Алар ял саен минем белән. Минем алимент көтеп утыручы хатыннарга әйтер сүзем бар: бөтен нәрсәне акчага күчермәгез! Яратуның бәясе юк аның, – ди ул.
Әби-бабайдан алып буламы?
Язма әзерләгәндә «ВТ»ның «ВКонтакте»дагы төркеменә бер сорау килеп төште. «Ирем алимент түли алмый. Ә менә аның әти-әнисенең матди хәле начар түгел. Аларны алиментка бирә аламмы?» – дип сораган бер укучыбыз. Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен, юрист Булат Закировка мөрәҗәгать иттек.
– «РФ Гаилә кодексы»ның 94 нче маддәсендә нәкъ сезнең очрак каралган. Бу канун нигезендә, әгәр дә баланың ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмаса, аңа пенсия, пособие түләнмәсә, әби-бабайның исә матди хәле начар булмаса, алардан балага алимент түләтергә була. Бу очракта алимент хезмәт хакыннан өлешләп түгел, ә төгәл сумма итеп алына. Әби-бабайдан алиментны балигълык яшенә җиткән, әмма эшкә сәләте булмаган оныклар да алырга мөмкин. Моның өчен өч шарт үтәлергә тиеш: эшкә сәләтсезлек (мәсәлән, бала чактан ук инвалидлык), мохтаҗлык, хәләл җефетеннән яки ата-анасыннан алимент алу мөмкинлеге булмау. Әби-бабайның да оныкларыннан суд аша алимент алырга хокуклары бар.
Бөтенесе исәптә
Быел 1 марттан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибе үзгәрде. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткән иде.
– Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алына: бер балага күрсәтелгән зурлыктан – 1/4, ике балага – 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга – ½ өлеш. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына.
Татарстан буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 75 764 сум тәшкил итә. 1 һәм 2 балалы гаиләләр өчен исәп-хисапның нигезенә нәкъ менә шул күрсәткеч ятачак. Ул болай исәпләнә: Татарстан буенча уртача хезмәт хакы бала санына карап 4 кә яки 3 кә бүленә. Димәк, бер балалы гаилә өчен түләү – 18 941 сум, ә 2 балалы гаилә өчен 25 254 сум тәшкил итә булып чыга. Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә, ата-аналарның рәсми керемнәренә нәкъ менә шушы саннар өстәлә.
Татарстанның суд приставлары 2025 елда 4 млрд сум алимент әҗәтен түләткән. Бу алдагы елга караганда 1,2 млрд сумга күбрәк. 2024–2025 елларда алимент түләтү буенча 27 мең эш каралган. Узган ел түләмәүчеләргә карата 1044 җинаять эше ачылган. Алимент түләмәүчеләрнең 86,7 проценты – әтиләр, 13 процентын әниләр тәшкил итә.
Шушы көннәрдә Тукай районының Бәтке авылында яшәүче 51 яшьлек ир-атка карата суд карары чыгарылган. Ул алимент түләмәгән өчен бер тапкыр җавапка тартылган булган инде. Әмма шуңа да карамастан, ул баласына акча түләмәгән. Ирнең баласы алдында барлыгы 1,3 миллион сум әҗәте бар икән. Аңа 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән. Бу вакытта аның хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.
Оныгым әнисенә түләргә тиешме?
– Оныгыма 22 яшь. Быел укып бетерде. Шуны бер генә көн дә карамаган әнисе алиментка биргән. Бу очракта нишләргә инде?
Зөлфирә ханым. Биектау районы
Булат Закиров, юрист:
– Суд ике якны да карый. Алиментка биргән кеше үзе әти-әни буларак баласын караганмы? Әгәр инде баласын тәрбияләмәгән, ташлап киткән һәм матди яктан бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән икән, бу очракта закон бала ягында. Бала боларны судта дәлилләргә тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез