Казанда исәпкә куелган күпбалалы гаиләләрнең 39 проценты бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан буенча бу күрсәткеч 65,34% тәшкил итә.
Бүгенгә республикада барлыгы 72533 күпбалалы гаилә бушлай җир алуга документлар тапшырган. 71843 гаиләне исемлеккә кертү буенча карар кабул ителгән.
Җәмгысы 46611 җир кишәрлеге бирелгән. Шуның 7063е – Казанда.