Узган елда Татарстанда күпбалалы гаиләләргә 2600дән артыграк җир кишәрлеге биргәннәр

2023 елда республикада күпбалалы гаиләләргә 2600дән артыграк җир кишәрлеге бирелгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Фәнил Әһлиуллин шул хакта белдергән.

Эшебездәге әһәмиятле юнәлеш – күпбалалы гаиләләргә җир бирү. 2023 елга йөкләнгән бурычны үтәдек. Әмма авырлыклар булды. Яңа җирләр эзләп, аларны әйләнешкә кертергә кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.
Министр шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына тукталып үткән. Мобилизацияләнгән арендаторларга түләүне кичектерү яки штрафсыз гына килешүне өзү күздә тотылган. Түләүне кичектерү хезмәт итү чорында гамәлдә булачак.
Моннан тыш Татарстан Республикасында күпбалалы хәрбиләргә бушлай җир кишәрлеген бирү өчен республикада кимендә 5 ел яшәү таләбен юкка чыгаруны күздә тоткан закон кабул ителгән.
Исегезгә төшерербез: Татарстанда 2011 елдан бирле күпбалалы гаиләләргә барлыгы 47 712 җир кишәрлеге бирелгән.


Фикер өстәү