Җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү турында сөйләделәр

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан муниципаль районнарында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычлар мәсьәләсе каралды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

Шулай итеп, 2020 ел башына аренда шартнамәләре буенча бурыч 393 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 346 млн (яки 88 процент) — җир кишәрлекләре өчен һәм 47 млн (12 процент) — мөлкәт өчен.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры сүзләренчә, 2018 елдан аренда түләүләре буенча бурычлар артуы теркәлгән. 2019 елда бурыч 14 миллион сумга арткан. Бурычның артысыннан күбе (52 процент) Казан шәһәренә туры килә.

Шактый бурычлы булуга карамастан, Казан буенча бурычның эзлекле рәвештә кимүе күзәтелә, дип ачыклык кертте Фәнил Әһлиуллин. Узган 2019 елда бурычларның гомуми суммасы 4,9 млн сумга кимегән.

Муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча гомуми бурычның 13 проценты Чаллыга туры килә. Шул ук вакытта Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, милек буенча бурыч ике тапкырдан артыкка киметелүгә карамастан, җир буенча бурыч өчтән бер өлешкә арткан.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бу аренда шартнамәләрен инвентаризацияләү белән бәйле, аның нәтиҗәләре буенча максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый торган җир кишәрлекләре ачыкланган (шуның нигезендә аренда түләве яңартылган).

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры хәбәр иткәнчә, 2019 елда 23 муниципаль районда бурыч арткан. Шул ук вакытта 16 муниципаль район муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметүгә иреште.

Баулы (2019 ел өчен бурыч бетерелгән), Питрәч (95 процент), Буа (62 процент), Чүпрәле (60 процент) муниципаль районнарында бурыч кимүе теркәлгән.

Фәнил Әһлиуллин киңәшмәдә муниципаль районнар башлыкларының игътибарын бурычлар буенча белешмәләрне дөрес һәм тулысынча чагылдыруга юнәлтте.

Бурычлы арендаторлар белән эшне активлаштырырга һәм вакыты чыккан яңа түләүләрне булдырмаска кирәк, диде министр.


Фикер өстәү