Тәрәзәңдә ут янамы? Декабрь өчен коммуналь түләү кәгазен «ВТ» хәбәрчесе җентекләп өйрәнде

Ут һәм су кесәгә суга! Гыйнварда узган ай өчен яңача исәпләнгән коммуналь түләү кәгазьләрен алгач, халык дәррәү пошаманга төште. Белгечләр исә хис белән түгел, ә акыл белән эш итәргә куша. Декабрь өчен коммуналь түләү кәгазен «ВТ» хәбәрчесе дә җентекләп өйрәнде.

Көтелмәгән хәл түгел

Көн кадагындагы мәзәк: «Коммуналь түләү кәгазьләренә караганда, хәзер краннан чишмә суы ага, ә чүпне «Лексус» машинасында чыгаралар…» Тик моңа көләргә дә, еларга да белмәссең. Ел башы «тешли» торган коммуналь түләү кәгазьләре белән истә калыр, мөгаен. Тик бу  көтмәгәндә килеп чыккан хәл түгел. Ут-суга бәяләр артачагы турында былтыр ук кисәттеләр.

Узган елның 1 декабреннән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр күтәрелде. «Очрашу өчен бик күңелле сәбәп түгел. Тарифларны арттыруның чираттагысы киләсе елның 1 июлендә генә көтелсә дә, ә бәяләр гадәттә елга бер тапкыр үсә, ил Хөкүмәте карары нигезендә әлеге чара 2022 елның 1 декабренә күчерелде. Шул рәвешле, бер ел эчендә икенче тапкыр коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты», – диде узган ел ахырында тарифлар үсүгә багышланган чарада Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

Гыйнвар башында әнә шул яңача исәпләнгән коммуналь түләү кәгазьләре килде дә инде. Без хәзер ут, газ, җылылык, су, пычрак суларны агызу һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен кыйммәтрәк түлибез. 1 декабрьдән республика күләмендә бәяләр уртача 9 процентка артты. Моны барыннан да бигрәк, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Иннополис, Азнакай, Арча, Баулы, Яшел Үзән һәм Зәй шәһәрләре халкы тойды. Биредә бәяләр 12 процентка кадәр кыйммәтләнде. Бер ел эчендә коммуналь хезмәтләргә бәяне ике тапкыр арттыруның сәбәбе дә билгеле: республикадагы инженер челтәрләренең өчтән бере тузган. Татарстанда 5900 чакрым озынлыкта су үткәрү, 1 мең чакрымнан артык озынлыкта җылылык челтәрен алмаштырырга кирәк. Кыскасы, ут янсын, су аксын өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Александр Груничев тынычландырырга да ашыкты: моннан ары коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2024 елның җәендә генә артачак. Тик саннар – бер, чынбарлык икенчерәк булып чыкты. Гыйнвар түләвен кулга алучылар чак кына артына утырмады.

Президент та белә

Иң кызу бәхәс интернетта купты. Чаллы халкы, ут-суга бәяләр чамадан тыш артык кыйммәтләнүгә ачыклык кертүләрен сорап, петициягә имза да җыя башлады хәтта. Әлеге хатны сигез меңгә якын кеше имзалаган инде. Социаль челтәрләрдә дә шау-шу дәвам итә. «Ноябрьдә 53 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир өчен 4685 сум акча түләгән идем. Декабрь өчен 6 мең сумнан артык акча исәпләгәннәр. Вәгъдә ителгән 9 процент кыйммәтләнү кайда соң?» – дип язган Зәйдән Алинә Гобәйдуллина. «Ноябрьдә 1 Гкалл җылылык өчен 1920 сум түли идек, декабрьдә исә әлеге төр түләү 2093 сумга җиткән. Ярар, шулай булсын, ди. Ә җылылык өчен түләү ник 1910 сумнан 3820 сумга кадәр җиткән соң? Идарәче компаниядә исәпли белмиләрме әллә?» – дип зарланган Яшел Үзәннән Марат Вафин.

Республикада яшәүчеләрнең аһ-зарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ишеткән. Бу дүшәмбедә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ул коммуналь хезмәтләр өчен яңа бәяләргә бәйле шикаятьләр буенча тикшерү үткәрергә һәм халыкка тарифлар артуның сәбәпләрен аңлатырга кушты.

– Республика халкы декабрь аена яңа тарифлар буенча квитанцияләр ала башлады. Татарстан Төзелеш министрлыгына, район администрациясе башлыкларына һәм тиешле оешма җитәкчеләренә исәпләүләрнең дөреслеген тәэмин итәргә кирәк. Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырыгыз. Халыкка түләү сәбәпләрен аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына субсидияләрне вакытында түләүне тәэмин итәргә дә кушты.

Акча санаганны ярата

«ВТ» хәбәрчесенә бу айда 72 квадрат метрлы фатир өчен 9354 сумлык түләү кәгазе килде. Чагыштыру өчен, ноябрьдә түләү күләме 7214 сум тәшкил иткән. Декабрь өчен түләүнең шактый өлеше, тәгаен әйтсәк, 4222 сумы җылылыкка туры килә. Төп башына утыртканнармы әллә? Белгечләр исә, болай фикер йөртү дөрес түгел, ди.

– Ноябрь, декабрьдә һава торышы төрле. Шуңа күрә җылылык та төрлечә исәпләнә. Шул ук ут, кайнар суны тоту күләме дә айдан-айга аерыла. Шуңа күрә, узган айда азрак түләгәнмен, дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Коммуналь түләү кәгазьләрен якынча чагыштырган очракта да, аны һич югы узган елның шушы ук чоры белән тәңгәлләштереп карарга кирәк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

Аңлатма бирүләрен сорап, идарәче оешмага да шалтыраттык. Алар исә бу көннәрдә халыктан килеп ирешкән шикаятьләр күп булуына ишарәләп, язмача мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. «Кемгә күпме акча исәпләнүен ике сүз белән генә аңлатып булмый. Мәсәлән, җылылык күпме тотылганны белү өчен күпкатлы йортка кергән җирдә куелган исәпләгеч күрсәткечләрен алырга, аны мәйданына карап, фатирларга, гомуми кулланылыштагы урыннарга бүләргә, торак һәм торак булмаган бүлмәләрне аерырга кирәк. Барысын да аңлатып бирербез, хатка җавап бирү өчен 10 көн вакыт каралган», – диделәр телефонның теге очында.

– Яңа бәяләр турында сөйләгәндә, былтыр тарифларның бер ел эчендә ике тапкыр артуын да истә тотарга кирәк, – ди  Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Заһидуллина. – Билгеле булганча, 1 июльдән республикада коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача 6,7 процентка кыйммәтләнде. Башкалада, мәсәлән, әлеге күрсәткеч 13 процентка җитте. Шуңа күрә узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, хәзер бәяләр 20 процентка кадәр кыйммәтрәк. Әнә шул үзен сиздерде дә инде.

«ВТ» хәбәрчесенең түләүләренә әйләнеп кайтсак, узган елның декабре өчен ул 8186 сум тәшкил иткән. Быелгысы белән чагыштырып карасаң, аерма 20 проценттан да кимрәк чыга. Исәпләүләр дөрес түгел дип уйларга җирлек юк, димәк.

2 миллион сум кайтарганнар

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, түләү кәгазен кулга алгач та, иң элек кулланылган ут-су күләменә игътибар итәргә кирәк.

– Артык акча исәпләмәсеннәр дисәгез, ут-суга куелган исәпләгеч җайланмаларның күрсәткечләрен вакытында тапшырыгыз. Тарифларга бәйле сораулар туса, (843) 236-36-36 телефон номеры буенча Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, аларның вакытында күрсәтелмәве яки исәпләүләргә бәйле шикаятьләр булган очракта, иң элек коммуналь хезмәтләр күрсәтүчегә, ягъни идарәче компания, торак хуҗалары ширкәтенә, ә алардан тиешле җавап булмаса яки ул канәгатьләндермәсә, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шунысын да искәртик: бу яңача исәпләнгән түләүләр килүгә генә бәйле түгел. Халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү, аларны тикшерү эше ел дәвамында алып барыла, – ди Александр Груничев.

Халыктан килеп ирешкән барлык шикаятьләр ныклап тикшереләчәк, дип ышандырдылар Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә.

– Без кулланучыларның хокуклары бозылырга мөмкин дип тапкан очракта тикшерү эше башлый алабыз. Хәзер исә безгә бер-ике җөмлә белән генә коммуналь хезмәтләр өчен бик күп исәпләгәннәр, дип язалар. Тик монда хокук бозу факты юк. Шунысын да әйтик, соңгы арада халык арасында бу мәсьәләгә бәйле ризасызлык зур булуын аңлап, без һәр очрак буенча идарәче оешмалардан аңлатма бирүләрен сорыйбыз. Тик бу гына тикшерү башларга сәбәп була алмый. Шуңа күрә тагын бер кат искәртәбез: коммуналь хезмәтләрдән риза булмаучылар, аңлатма бирүләрен сорап, иң элек әлеге төр хезмәтне күрсәтүче оешмага барырга тиеш. Кулланучылар үзләрен кызыксындырган документларны сорап алырга да хокуклы. Идарәче оешма җавап бирмәсә яки ул җавап канәгатьләндермәсә, Дәүләт торак  инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Безгә язган хатта идарәче оешмадан алган җавапны да беркетергә онытмагыз, – ди Светлана Заһидуллина.

11 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә, коммуналь хезмәтләр өчен яңа бәяләрдән ризасызлык белдереп, 85 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Узган ел милек хуҗаларына коммуналь түләү кәгазьләрендә арттырып күрсәтелгән 2 миллион сумнан артык акчаны кайтарып биргәннәр.

Районнарда ничек?

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов сүзләренә караганда, шәһәрдә җылылык өчен тариф – республика күләмендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе.

– Әйтик, Зәйдә 1 Гкал җылылык энергиясе бәясе 2367 сум тәшкил итә, Түбән Камада ул – 2158 сум, Казанда исә 2136 сум тора. Автокалада әлеге тариф – 2093 сум. Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда, Чаллыда тарифлар артык югары түгел. Бәяләрне арттыру күп төрле факторларга бәйле. Шул исәптән, энергетика ресурслары, материаллар кыйммәтләнү, инженер челтәрләренең искерүен дә исәпкә алырга кирәк. Җылылык челтәрләренең куллану вакыты – 20 ел. Димәк, бер елда аларның 5 процентын төзекләндерү зарур. Әгәр акча җитмәсә, әйтик, аларның 2 процентын гына төзекләндерәчәкбез. Ә калган 3 проценты шулай калачак һәм вакыты чыккан килеш эшләячәк. Бу исә аварияләргә китерергә мөмкин, – дип сөйләгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе журналистларга.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әйтүенчә, тарифларны арттырмыйча да булмый. «Әлеге карар федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Түбән Камада тарифларны арттыруны урында карап тикшердек. Бәяләрне арттыруның сәбәпләре дә аңлашыла. Мәсәлән, «Водоканал» насосы электр ярдәмендә эшли, ә аны сатып алырга кирәк. Электр эшләп чыгаручы ТЭЦ исә газ сатып алырга мәҗбүр. Барысы да үзара бәйләнгән. Әгәр коммуналь хемәтләр өчен акчаны дөрес исәпләмәгәннәр дип саныйсыз икән, иң элек идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулланучы буларак, үз хокукларыңны яклый белергә кирәк. Бу – дөрес юл, тик кайбер очракта бик җиңел түгел», – дип китергәннәр җитәкче сүзләрен районның рәсми сайтында. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә кемнәргә субсидия тиеш?

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлдә. Федераль ташламага ия булучылар, ягъни Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр мондый хокуктан файдалана ала. Төбәк дәрәҗәсендә ташламага ия булучыларга хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр керә. Андыйларга ташлама күләме, ярдәм чараларын алучыларның категориясенә карап, 30–50 процент тәшкил итә.

РФ Торак кодексының 159 нчы маддәсе нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле чыгымнар гаиләнең уртак кеременең билгеле бер чигеннән артып китсә, ә Татарстанда әлеге күрсәткеч 21 процент тәшкил итә, әлеге гаилә аз керемле булып санала һәм шулай ук субсидиягә өмет итә ала.

Субсидияне Дәүләт хезмәтләре порталы аша да рәсмиләштереп була. Бүген социаль ярдәм чаралары алучыларның 90 проценты документларны өйдән чыкмыйча гына тапшыра. Социаль яклау органына барган очракта, паспорт һәм исәп-хисап счеты кирәк. Калган мәгълүматны белгечләр үзләре туплаячак.

Субсидия күләме һәр гаилә өчен аерым билгеләнә. Ул торак мәйданы, гаиләдәге кеше санына, кулланылган коммуналь хезмәтләр күләменә бәйле. Татарстанда субсидиянең уртача күләме 900 сумнан 1 мең 200 сумга кадәр тәшкил итә. Бүген Татарстанда 270 мең кеше – федераль ташламалардан, тагын 370 мең кеше төбәк дәрәҗәсендәге ташламалардан файдалана.

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү