Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ (КАИ) педагогларын, студентларын һәм аны тәмамлаучыларны уку йортының юбилее белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ ветераннарын һәм укытучыларын, әлеге уку йортын тәмамлап чыгучылар һәм студентларны вузның 90 еллыгы белән котлады. Юбилей уңаеннан Казан илкүләм тикшеренү-техник университетында гыйльми һәм попечительләр советларының тантаналы утырышы узды.

– Вузның 90 еллык тарихында бик күп эш башкарылган, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әмма иң мөһиме – яңаны булдыру юлында ныклы традицияләр салынган. КАИ кебек төп югары уку йортлары күпкырлы икътисадыбызның, зур фәнни казанышлар таләп итүче, көндәшлеккә сәләтле производстволарыбызны үстерү нигезе булып тора.

КАИның күренекле галимнәре арасында – Сергей Королев, Николай Четаев, Валентин Глушко, Хәмид Мөштәри һ.б. Югары уку йорты авиация сәнәгате һәм халык хуҗалыгының башка төп тармаклары өчен 110 меңнән артыграк инженер әзерләгән. Вузны тәмамлаучылар арасында 30дан артыграк кеше Советлар Союзы, Россия һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган. Югары уку йорты инженерлар әзерләүдәге һәм фәнни тикшеренүләрне үстерүдәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән.

Хәзерге вакытта биредә 200дән артыграк юнәлеш буенча Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 13 меңнән артыграк студент белем ала. Аларга 900дән күбрәк укытучы белем бирә. Югары уку йортында атаклы фәнни мәктәпләр булдырылган. Үзенең конструкторлык бинасы эшләп килә. Университет пилотлы һәм пилотсыз авиация буенча илнең стратегик яктан әһәмиятле барлык проектларында катнаша.
Фәрит Мөхәммәтшин вузның актив тикшеренү эшчәнлеге алып баручы профессорлары һәм укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. КНИТУ-КАИ коллективы Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

Хәзерге вакытта университет составына 5 институт һәм 1 факультет: Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты; Автоматика һәм электрон приборлар төзү институты; Компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау институты; Радиоэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институты; Инженер икътисады һәм эшмәкәрлек институты; физика-математика факультеты керә. Вузның Әлмәттә, Яшел Үзән, Лениногорск, Чаллы һәм Чистайда 5 филиалы эшләп килә


Фикер өстәү