Фәрит Мөхәммәтшин танылган галим Кев Салиховны юбилее белән котлады

Казанда физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге»нең «Физика» фәнни юнәлеше җитәкчесе, фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе лауреаты Кев Миңнулла улы Салиховка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Танылган галимне юбилее уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. «Казан университетын тәмамлаган күренекле галим, талантлы шәхес – Сез инде 60 елдан артыграк вакыт дәвамында фәнгә хезмәт итәсез һәм, һичшиксез, Ватаныбызның иң лаеклы улларыннан берсе булып торасыз, – диде парламент башлыгы юбилярга. – Күпкырлы фәнни-тикшеренү, педагогик һәм оештыру эшчәнлегегез Сезгә дөнья күләмендә фәнни бергәлекнең ихтирам-хөрмәтен китерде. Сезгә хас булган оптимизм рухы яңа ачышлар ясау мөмкинлеге бирә».
Кев Салихов – радиоспектроскопия ысуллары фәнни мәктәбенә нигез салучы шәхес, электрон парамагнит резонансының атом-төш магнит һәм электрон магнит томографиясе һәм спектроскопиясе, химик реакцияләр теорияләре өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. Кев Салиховның тикшеренү нәтиҗәләре фәннең яңа өлкәсен – спин химиясен булдыру һәм үстерүгә зур йогынты ясый. Галимнең хезмәтләре, илебездә генә түгел, чит илләрдә дә күп кенә белгечләрнең өстәл китабына әйләнеп, дөнья фәнен баета.
Галим үзенең фәнни мәктәбен булдырган, аның турыдан-туры катнашында Казан университетында химик физика кафедрасы ачылган. Профессор уннан артыграк фән кандидатын, берничә фән докторын әзерләгән.
Фәрит Мөхәммәтшин юбилярны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Парламент башлыгы Кев Салиховка шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәтен һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.


Фикер өстәү