Татарстан Президенты Казансу елгасы яр буен үстерү стратегиясе буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының яр буен үстерү стратегиясе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар стратегиянең төп элементлары турында фикер алыштылар, алар үз эченә велосипед маршрутларын үстерүне, яр буе паркларын, көймә станцияләрен һәм «Татарстан көзгесе» эко-туризм кластерын төзекләндерүне ала. Шулай ук стратегия кайбер проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин катнашты.


Фикер өстәү