Калуга мәктәпләрендә каникуллар озайтылды

Калуга өлкәсе мәктәпләрендә тагын бер атна каникуллар дәвам итәчәк. Калуга Хөкүмәте чәршәмбе көнне, 3 ноябрьдә региональ оператив штаб утырышында Сәламәтлек саклау министрлыгының инициативасын хуплады.

«Узган ел белән чагыштырганда балаларның авырулар саны анализланды. Covid буенча балалар арасында авыручылар саны якынча 3 тапкыр арткан һәм ОРВИ буенча 7-14 яшьлек балалар арасында авыручылар саны шулай ук арта. 1 октябрьдән өйгә чакырулар саны якынча 2 тапкыр артты. Мәктәп каникулларын бер атнага рациональ рәвештә озайтырга кирәк булачак», — диделәр сәламәтлек саклау министрлыгында.

 


Фикер өстәү