«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплады

«Бердәм Россия» 2020 елның сентябрендә узачак сайлауда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплаячак. Бу хакта партия генераль советы секретаре Андрей Турчак әйтте.
Татарстан Президентыннан тыш, партия сентябрьдә сайлауда тәкъдим итәргә планлаштырган кандидатлар арасында – Ростислав Гольдштейн (Яһүд автоном өлкәсе), Александр Цыбульский (Архангельск өлкәсе), Владислав Шапша (Калуга өлкәсе), Михаил Развожаев (Севастополь), Вениамин Кондратьев (Краснодар крае), Сергей Ситников (Кострома өлкәсе), Александр Богомаз (Брянск өлкәсе), Александр Никитин (Тамбов өлкәсе) бар. «Карар бертавыштан кабул ителде», – диде Турчак «Бердәм Россия»нең генераль советы президиумы утырышында.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак яңа срокка тәкъдим итүне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.


Фикер өстәү