Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «база әзерлеге» оператив штабын киңәйтте

Республикада «база әзерлеге дәрәҗәсе» игълан ителүгә бәйле рәвештә, Татарстанда булдырылган оператив штаб составына үзгәрешләр кертелде – оператив штаб составына тагын җиде кешене керттеләр. Әлеге указга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип яза «Татар-информ».

Штабның яңа әгъзалары – Татарстан вице-премьеры Шамил Гафаров һәм Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Советы вице-спикеры Юрий Камалтынов, Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев, «Россия Почтасы» төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов, Казан гарнизоны хәрби прокуроры Мунко Цыренов, АО «Россия тимер юллары» филиалы – Горький тимер юлы җитәкчесе Александр Черемнов булды.

Указ имзаланган көннән башлап үз көченә керә.

Искәртеп үтик, 19 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби хәл кертү турында указ чыгарды. Россиядә Үзәк федераль округ һәм Көньяк федераль округлардан тыш, илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да база әзерлеге режимы кертелде.

Россия Президенты указындагы чараларны тормышка ашыру өчен Татарстанда оператив штаб булдырылды. Аның бурычлары – халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын уздыру, РФ Кораллы Көчләре ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чаралар күрү, җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башкалар. Оперштабның беренче утырышы 21 октябрьдә узды.

 


Фикер өстәү