Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

Бүген Казанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Көндез һава температурасы 0 дән +2 градуска кадәр үзгәрәчәк, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Тулаем Татарстан буенча Татарстан Гидрометеорология үзәге аязучан болытлы һава торышын фаразлый. Һава температурасы +3тән -1 градуска кадәр, юлларда бозлавык булачак.

Алдагы төндә, алдан фаразлауларга караганда, республикада һава температурасы — 1…-6 градуска кадәр булачак.

 


Фикер өстәү