Кадерле кавем. Ир-ат абруе хакында уйланулар

Соңгы 20 елда Россиядә хатын-кызлар саны ир-атлар саныннан күпкә артты, ди статистика. Хәер, дәлил эзләп ерак барасы да юк. Бу инде – күрер күзгә сизелерлек чынбарлык. Яклаучы һәм саклаучы, үрнәк һәм дәрәҗәле, әйтер сүзе, кылган гамәле булган ир-атлар, чынлап та, азмы икән? Әллә бар гаеп ирне – ир дә, хур да иткән гүзәл затлардамы? Ноябрь – ир-атлар турында күбрәк уйланырга мәҗбүр итә торган ай. Ник дигәндә, бу айда Халыкара ирләр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә төрле көннәрдә билгеләп үтелсә дә, асылы бер аның: ир-ат та кадерләүгә, игътибарга һәм яклауга мохтаҗ.

Барын бар, тик…

Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Гаилә кору һәм саклау үзәге директоры, яучы Наилә Җиһаншина, бар нәрсә дә тәрбиядән һәм балаларны гаилә коруга әзерләүдән башлана, ди. Ә бу җәһәттән әти-әниләр арттырып та җибәрә: кыз үстерүчеләр «сиңа ирең тиеш» дип иркәләсә, ир-бала багучылар киресен тукый.

– Шуңа игьтибар итми мөмкин түгел: хәзер ир-атлар күпкә көчсезрәк. Әниләре белән танышканда сизелә бит: аларның көчле булуы аркасында малайлары йомшак булып үсә. Әни бар нәрсәне дә белә, бар нәрсәгә юнәлеш бирә, әни ничек куша, шулай була… Алай ярамый! Әни өстенлек итеп торучы көч булганда, ир-бала көчсез булып үсә, чөнки ана моңа барлык шартлар тудыра. «Улым, син көчле, син  үзең хәл итәргә тиеш, мин сиңа ышанам, булдырасың», – дисен иде ул. Әни шушы фигыльләрне кулланырга тиеш. Куллана белсә, малай чын ир булып үсәчәк. «Улым, мин әйткәнчә булырга тиеш», – дип тәрбияләгән очракта, бу ир-бала үз гаиләсендә шуны ук хатыныннан көтәчәк. Ә кызлар андыйны яратмый, – ди Наилә Җиһаншина.

«Нинди ир-ат кирәк?» – дигән сорауга, танылган яучы янына үз тиңен эзләп мөрәҗәгать иткән кызлар бер төрле җавап бирә икән. «Кызларга көчле ир-ат кирәк. Сүз авырлык, тән төзелеше, кыяфәт турында бармый. «Подкаблучник» та булмасын ул. Җаваплылыктан курыкмавы, тиеш урында кирәкле карар кабул итә алуында күренә ир-атның көче. Һәм, әлбәттә, рух ныклыгында. Менә шул рух ныклыгы дигәне җитми бүген», – дигән фикердә Наилә Җиһаншина.

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр. Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибәсе, медицина фәннәре кандидаты, невролог Дүсинә Әхмәдуллина ир-бала тәрбияләгәндә әнә шуны истә тотарга кирәк дигән фикердә. Шул очракта, күз алдында үрнәк булганда, ничек үстерим икән, дип баш ватасы да түгел.

– Ир-бала тәрбияләү буенча аерым рецепт юк. Мин үскән гаиләдә дә, үзем корган гаиләдә дә үрнәкләр булды, менә шулар тәрбияләгәндер дим, – ди табибә. – Улым Президент Аппаратында эшләде. Аның белән бергә эшләүче бер ханым миңа улым аша гел сәлам әйтеп, хәл-әхвәл сорашып торды. Берсендә улым шалтырата: «Әнием, фәлән ханым синең белән сөйләшергә тели», – дип, трубканы шул кешегә бирә. «Сез бу улыгызны ничек тәрбияләдегез икән? Мин Аппаратта эшләүче барлык ир-атларны да сезгә тәрбиягә җибәрер идем!» – дип кызартты ул мине.

Тагын бер очрак балачагыма бәйле. Мактанып әйтүем түгел, әмма әтием дә, әнкәй дә Актанышта хөрмәтле кешеләр булды. Әтигә дә, әнкәйгә дә киңәш сорап килүчеләр аз түгел иде. Аларның да безгә: «Болай булыгыз, болай яшәгез», – дип утыртып өйрәткәне булмагандыр. Әмма тормышлары белән үрнәк була белделәр. Менә тагын бер мисал: безнең әтиебез янына бер егет йөгереп килде дә: «Шамил абый, фәлән җирдә ике егет нәрсәдер бүлешә алмый, барып кына кил инде», – дип үтенә башлады. Әтиебез гомер буе нидер корып, өйне матур-пөхтә тоту белән шөгыльләнде. Ишегалдында һәрвакыт такта булыр иде. Шунда килеп, тактаның кечкенә генә бер өлешен каерып алып, теге егетләрне аерырга китте. Әтиебезне күрүгә: «Шамил абый, булды-бетте», – дип, низагларына нокта куйдылар. Мин дә үз гаиләмдә алар кебек булырга тырышканмындыр. Улым миңа еш кына: «Әнием, башкалар мине мактый, син гел орышасың», – дип әйтә иде. Мин исә: «Улым, мин сине барысыннан да артыграк яратам, орышмыйм, юнәлеш кенә бирәм», – дип җавап бирә идем. Улым белән мөнәсәбәтләребез шөкер генә. Тагын бер нәрсә: малайда әти ни әйтер икән дигән уй да булырга тиеш. Ирем: «Соңрак сөйләшербез», – дип әйтә торган иде. Әнә шул «соңрак сөйләшү» азрак куркытып тора иде инде балаларны.

Табибә фикеренчә, хатын-кызның идарәне үз кулына алырга, мөстәкыйль булырга омтылуы да ир-егетләрнең рухи яктан көчсезләнүенә китерә. «Хатын-кыз – барысын да булдыра торган зат. Бу сер түгел. Әмма, булдырам, дип кенә булмый! Калкан, таяныч, терәк ул – ирләребез. Бер казанга ике баш сыймый бит. Син дә – хуҗа, мин дә – баш бирмәс… Тормышта егетләрнең үзен ир-ат итеп тоярлык урыны булырга тиеш», – ди Дүсинә ханым.

Яңа Чишмә районы Чертуш авылыннан Рәмзия Мусина көчле ир-ат тәрбияләү серен шулай ук яхшы белә. Көрәш дөньясында танылган спортчы Булат Мусинның әнисе ул. Егетнең ир-ат булып үсүендә хезмәт тәрбиясе мөһим, дигән фикердә Рәмзия ханым.

– Ир-атка кадер буыннан буынга, гаиләдән гаиләгә тапшырыла дип уйлыйм. Бабай-әби, әти-әниебез мөнәсәбәтләрен күреп үстек. Әти сүзе безнең өчен закон булды. Ашарга утырганда, табынга чыккан ризыкка да иң элек әти сузыла иде. Әтидән узмадык, – ди ул. – Без дә гаиләдә алган тәрбияне үз балаларыбызга җиткерәбез. Хатын-кыз әтине балалары каршында үрнәк итеп күрсәтергә тиеш. «Әтиегез белән киңәшләшик», «ул ни әйтер», дим мин дә балаларга. Улым Булатны яхшы беләсез инде. Без балаларыбызга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирдек. Әтиләре дә һәр башлангычларын хуплап торды. Алар белән бергә йөгерде дә, бөтен эшне бергәләп эшләделәр дә. Булатны тәрбияләүдә атасының роле зур. Булат – безнең сабыр, нык ихтыярлы кеше.

Рәмзия Мусина, ил-көндә барган хәзерге вазгыятькә аналар бигрәк тә әрни, ди. «Солдатларны озатканнарын карыйм да, ир-егетләрнең кадерләре тагын да артуын аңлыйм. Ир-атларсыз дөнья таянычсыз бит ул. Барысы да исән-сау булсыннар иде», – дигән теләктә әңгәмәдәшебез.

Саннар ни сөйли?

2022 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, илдә яшәүче 145557576 кешенең күп өлеше хатын-кызларга туры килә. Аларның саны –

77,9 млн. Ир-атлар, аңлашылганча, азрак – 67,7 млн. 1 мең ир-атка, уртача алсак, 1152 хатын-кыз туры килә дигән сүз. Ике төбәктә генә  ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк икән. Бу – Камчатка крае һәм Чукотка автономияле округы. Әмма хатын-кызлар санының күплеге барлык яшь категориясе өчен дә хас түгел. Росстат мәгълүматларына караганда, ул бары тик 36 яшьтән башлана.

Үзгәрешләрнең тамырларын барлый башласаң, аларның XX гасырның беренче елларында ук башлануына игътибар итәргә мөмкин. Бу үсеш алган илләрдә гүзәл затларның хезмәт базарына керүе белән бәйле. Ә инде хатын-кыз акча эшли башласа, аңа традицион гаилә кыйммәтләре азрак тәэсир итә башлый дигән сүз. Бу – бер яктан караганда. Икенче яктан, гүзәл затның бурычлары да ишәя: аңа гаилә һәм эш арасында алтын урталык сакларга туры килә.

Аннан, ир-атка ни тиеш һәм хатын-кызга нәрсә ярый, дигән төгәл кагыйдәләрне дин дә искәртеп тора иде. XX гасырда бу да кимеде. Шулай ук җенес рольләрен билгеләгән идеология дә юк булды.

«Мине табу кыен, югалту җиңел, оныту тагын да авыррак» дигән мәгълүм мәзәкне хәзерге вазгыятьтә ир-атларга карата да кулланып булыр иде төсле. Кызганыч, безнең илдә ир-атларга мөнәсәбәт кенә түгел, аларның үзләренә карата мөнәсәбәте юнәлешендә дә эшлисе эшләр җитәрлек. Әйтик, ир-атлар мәдәни чараларга хатын-кызларга караганда сирәгрәк йөри (йөрсә дә, хатын алып барганга гына), еш кына тышкы кыяфәтенә игътибар бирми (йә чамадан тыш игътибар итә), аз укыйлар, эмоцияләрен аңлата, тышка чыгара белмиләр (ачу һәм курку хисләреннән кала), социаль җаваплылыктан качалар. Бу инде алар турында «юньлеләре калмады» дигән фикерне тагын да тирәнәйтү, калыплаштыру өчен бер сәбәп тә.

Гаилә психологы Роман Винилов әйтүенчә, ир-атларга үзләрен һәм үз ихтыяҗларын тормышка ашыру бик мөһим. Моңа өстәп үз ишләре белән булу, дөрес мохит формалаштыру да кирәк. «Ир-атлар үзләрен кая куярга белмәсә, чикләсә, хис-кичерешләрен яшерсә, билгеле бер вакыттан соң бу психологик һәм физиологик авыруларга да китерергә мөмкин.  Болар – иртә картаю, чирләр, тестостерон кимү. Нинди генә чор килсә дә, ир-ат үзенең бәйсезлеген, кыенлыкларны җиңә алуына, көченә ышанычка мохтаҗ булып кала», – ди ул.

Малай-шалай кайчан ир-ат була?

Ир-егеттән чын ир-ат үстерергә теләгән ата-анага нишләргә? Хатын-кызлар өстенлек иткән җәмгыятьтә ир-атка үзен ничек тотарга? Ирлек сыйфатларын, асылын ничек саклап калырга? Бу һәм башка сорауларга психолог Галия ГЫЙМАДИЕВА җавап бирде.

– Психология күзлегеннән караганда, малайны ничек чын ир-ат итеп үстерергә?

– Асылда, бу – бик катлаулы сорау. Болай-болай эшлә дә, шундый нәтиҗә чыгачак дигән әзер формуласы юк аның. Әмма, һичшиксез, шуны аңларга кирәк: балалар ниндидер үрнәктә үсә. Ир балаларга да чын ир-ат ничек булырга тиеш икәнен күрсәтүче үрнәк кирәк. Тәрбиядә ата кешенең роле зур булуын билгеләп үтмичә булмый. Бу тәрбия – үзгә. Хатын-кыз ул – хис, эчке дөнья, җылылык. Ир-ат энергиясе исә тышкы дөнья, җәмгыять, максатчанлык турында. Кызмы-малаймы – балага икесен дә күреп үсәргә кирәк.

Шунысын да аңларга кирәк: теләсә кайсы малайны хатын-кыз дөньяга китергән. Ул – бала белән иң беренче һәм еш элемтәгә керә торган кеше. Нигезгә сыйфатларны да әни сала. Тышкы дөнья ир-балага әнидән аерылырга ярдәм итә. Яхшы мәгънәдә, билгеле.

Хәзер ирек күбрәк. Әмма барысы да бу иреккә әзер түгел. Асылда аңа психик яктан әзер шәхесләр күп түгел, күбесе – аң белән үсмерлек чорында. Еш кына андыйлар югалып кала. Ир-атлар да ни теләгәннәрен, кая хәрәкәт иткәннәрен аңламый.

– Шунысы да бар: күп кенә гаиләләрдә малай тәрбиясе белән әниләр генә шөгыльләнә. Тагын бер кызганыч күренеш: ир балалар тулы булмаган гаиләләрдә үсә…

– Бу очракта хатын-кыз зирәклеге дигән төшенчә бик мөһим роль уйный. Гаиләдә хатын-кыз әни дә, әти дә була алмый – шуны аңларга кирәк. Өстәмә җаваплылык алырга кирәкми. Бу зыянга эшли. Асылда, малай өчен ир-ат үрнәген табарга кирәк. Ата-ана аерылышкан икән, баланы бу мөнәсәбәтләр көрәшенә кыстырырга кирәкми, әлбәттә. Бала әнидән дә, әтидән дә баш тарта алмый. Әти дә, әни дә – аның аерылгысыз өлеше. Әгәр дә аерылышканда дустанә мөнәсәбәтләр саклап кала алгансыз икән, бу яхшы. Шуны аңларга кирәк: ир һәм хатын аерылыша, әмма бала өчен әти һәм әни дигән кешеләр кала!

Бу да барып чыкмаса инде, хатын-кыз башка үрнәк эзли. Абыйлар, ир туганнар, гаилә дуслары, тренерлар үрнәк була ала. Хәзер малайлар өчен лагерьлар да бар. Ир-атлар мохитенә кушылу өчен, бу да – яхшы мөмкинлек.

«Нишләргә?» – дигән сорауга килгәндә, малайларга кечкенәдән үк җаваплылык хисен сеңдереп үстерергә кирәк. Гаепләү, «тиеш» дип түгел, ә «бу шәп», «бу егетләрчә» дигән хис аша. Синең сүзең, синең карарларың шундый-шундый нәтиҗәләргә илтә, дип аңлатырга. Тәнкыйтьләү, «мин сиңа әйттем бит» дигән сүзне онытырга. Ир балага ышанырга кирәк. Ул ир-ат характеры формалашканда бик мөһим.

Егетләрнең тышкы дөньяга кызыксыну көчен куәтләп торырга кирәк. Статистикага карасаң, бик күп ачышларны ир-атлар ясаган. Аларның табигатьтән бирелгән кызыксыну иреге бар. Малайларга комфорт зонасыннан аз гына чыгып керү файдага гына.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру уздырып, ирлек сыйфатлары, аларның вазыйфалары, бурычлары турында белешкән.

Ихлас булу, турысын әйтү, гаделлек – ир-атларда менә шул сыйфатны үз итәләр. Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты шул хакта әйткән. Моннан тыш ир-атның ышанычлы, тәртипле булуы да кирәк.

Хуҗалык эшләрендәге вазыйфаларга килгәндә, респондентларның 85 проценты эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмәү яклы. 7 проценты өй эшләре хатын-кыз җилкәсендә генә булырга тиеш дип санаса, 5 проценты бу вазыйфаны ир-атлар башкарса да ярый дигән фикердә. Балалар тәрбиясе шулай ук ике кеше эше – моны сораштыруда катнашучыларның 86 проценты әйткән.

Ирне ир итә торган бурычларга килгәндә, гаиләсен саклау һәм яклау дигәнне кешеләрнең 18 проценты төп бурыч итеп саный икән. 8 проценты ир-атның чын кеше булуын мөһимрәк дип тапкан. Йорт салу, агач утырту, әйткән сүзләре өчен җавап тоту – 4әр процент әлеге бурычларга туры килә.

 

P.S. Ноябрьнең беренче шимбәсендә СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев тәкъдиме белән Бөтендөнья ир-атлар көне билгеләп үтелсә, 19 ноябрьдә – Халыкара ир-атлар көне дигән бәйрәм дә бар икән. Аерма эзләп баш ватмагыз, алдарак язуыбызча, асылы шул ук кала аның. Ир-атларның да җенес ягыннан кимсетелүенә, гаиләдә һәм бала тәрбияләүдә роленә, сәламәтлегенә, рухи һәм физик, социаль иминлегенә игътибар кирәклеген кабат искәртүебез иде максатыбыз. Язманы да ир-атларга хатын-кызлар күзлегеннән карап әзерләдек. Гүзәл затларга һәрвакыт читтән яхшырак күренә бит инде, шулаймы? Әлбәттә, форсаттан файдаланып, котлавыбыз да инде бу! Һәрвакыт терәк, кирәк, кадерле булыгыз, егетләр!

 

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү