Казанда Евгений Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, бу көннәрдә Казанда Фән атнасы уздырыла. Аның кысасында Татарстан Фәннәр академиясендә күренекле физик Евгений Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы үткәрелде.

Премия, 1991 елдан башлап, һәр ел саен бирелә. Аның белән Казан университетында ачылган күренеш – электрон парамагнит резонансны куллану яки үстерүгә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнә.

Быел халыкара премияне Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Ул галимнәрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләп, әлеге тарихи вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. «Завойский исемендәге премия, Казанның башка дәрәҗәле премияләре белән беррәттән, дөнья фәнен алга таба үстерүгә, галимнәргә яңа ачышлар ясауга этәргеч бирергә тиеш, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Күренекле галимнәребезнең, Казанның танылган фәнни мәктәпләре вәкилләрен – ә алар исәбенә, һичшиксез, физик-экспериментатор, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Завойский да керә – мәңгеләштерүне мөһим максат дип саныйм».

Парламент башлыгы Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан физик-техник институты фәнни җитәкчесе Кев Салиховка (әлеге халыкара бүләк аның тәкъдиме белән гамәлгә куелган) рәхмәт сүзләре җиткерде. «Татарстан өчен – күп юнәлешле икътисадка һәм нык үсешле сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына ия булган республика өчен фәнне үстерү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәрвакыт бик зур әһәмияткә ия булды», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел Завойский исемендәге премияне бирү буенча халыкара комитет карары нигезендә, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Новосибирск органик химия институты директоры Елена Багрянская электромагнит резонанс өлкәсендә дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Фәрит Мөхәммәтшин аңа диплом һәм лауреат медале тапшырды. «Елена Багрянскаяның тикшеренүләре бер генә түгел, ә күп тармаклар өчен – икътисад, медицина, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармаклары өчен бик мөһим», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Елена Багрянскаяның дәрәҗәле бүләге белән шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский котлады.


Фикер өстәү