Татарстандагы хуҗалыкка бруцеллез таралу сәбәпле килгән 60 млн сум зыянны капламаячаклар

Татарстанның Яңа Чишмә районы хуҗалыгында эре мөгезле терлек бруцеллезы табылган. Килгән турыдан-туры зыян 60 млн сумга якын тәшкил итә. Әмма фермерга килгән зыянны капламаячаклар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Зыянны капламаячаклар, чөнки бруцеллез хайваннар өчен аеруча куркыныч чирләр исемлегенә керми. Анда барлыгы 770 баш терлек булган. Бүгенге көндә терлекләр суюга тапшырылган. Биналарны дезинфекцияләү һәм чистарту үткәрелә. Якын арада чыганак ябылачак», – дип сөйләде спикер.

Куркыныч чир очрагы Яңа Чишмә районының «Скоков Н.А». крестьян-фермер хуҗалыгында ачыкланган. Республикада 1995 елдан бирле эре мөгезле терлек бруцеллезы табылмады, дип билгеләп үтте Хисаметдинов.

«Бу, һичшиксез, мөгезле эре терлекне рөхсәтсез кайтарту, башка чыганак була алмый. Бу чир булган күрше төбәкләр бар. Күрәсең, документларсыз алып кайтканнар. Хәзер тикшерү бара, хокук саклау органнары бу мәсьәлә белән шөгыльләнә», – диде ул.

Күрсәтмә буенча, чирле хайваннарны Дагыстанга җибәргәннәр, чөнки анда махсуслашкан ит комбинаты бар. «Сәламәт терлек тә тиешле урынга җибәрелергә тиеш. Алар Татарстанда эшкәртелгән — Сарман районының Җәлил ит комбинатында», – дип төгәллек кертте Ветеринария Баш идарәсе җитәкчесе.

Белгеч чир йоктырган хайван итенең термик эшкәртүдән соң кеше өчен куркыныч булмавын.

 


Фикер өстәү