“Тукай” хуҗалыгында бруцеллез авыруы чыгу белән бәйле соңгы яңалыкларны җиткерделәр

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әтнә районының “Тукай” хуҗалыгында бруцеллез авыруы чыгу белән бәйле соңгы яңалыкларны җиткерде.

– Безнең республикада бу авыру 1992 елдан бирле очраганы юк иде. Идел буе федераль округында без бер уртау кебек кала килдек. Быел безне дә аямады. Бруцеллезның ике очрагы теркәлде. Әлеге вакытта “Тукай” хуҗалыгында авыру учагын бетерү буенча эшләр бара. Мәсьәлә җиңел түгел, терлекләр күп, ләкин якын арада барлык малларны да юк итеп бетерәчәкбез, – диде ул.


Фикер өстәү