Казан тәүлеклек аренда бәясе буенча иң кыйммәт шәһәрләр исемлегенә эләккән

Татарстан башкаласын әлеге күрсәткеч буенча бары тик Түбән Новгород белән Мәскәү генә узган.
Казан торакның тәүлеклек аренда бәясе иң кыйммәт булган “миллионер” шәһәрләр исемлегенә эләккән. Бу хакта “Известия” “Этажи” федераль компаниясенең аренда департаменты мәгълүматларына таянып яза.

Татарстан башкаласында бер бүлмәле фатирны арендага алып тору хакы тәүлегенә уртача 2730 сум тәшкил итә.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, Казанны бу күрсәткеч буенча бары тик Түбән Новгород (2740 сум) һәм Мәскәү генә (3800) узган.


Фикер өстәү