Казанда торакны арендалау бәясе ипотекадан кимрәккә чыга башлаган

Казан “миллионер” шәһәрләрдә иң кыйммәтле ипотека антирейтингында беренче урынга чыккан. Бу хакта “Татар-информ” “ЦИАН. Аналитика” сервисы мәгълүматларына таянып яза.

Икенчел базарда, 25%лы беренчел кертем белән, 15%лы ставка нигезендә сатып алынган бер бүлмәле фатир өчен айлык ипотека түләве күләме 59,5 мең сумга тигезләшкән.

Шулай итеп, Казанда торакны арендалау бәясе ипотекадан 2,4 тапкыр арзанрак булып чыккан. Мәскәүдә, Санк-Петербург һәм Уфада да шундый ук хәл күзәтелгән. Бу шәһәрләрдә аренда түләвенең 2,3, 2,2 һәм 2 тапкыр отышлырак булуы билгеләнгән.
Иң отышлысы – ипотека торагын Новосибирск һәм Екатеринбург кебек “миллионер” шәһәрләрдә сатып алу.
Россиянең зур шәһәрләрендә икенчел базарда ипотека буенча айлык уртача түләү күләме бер бүлмәле фатирлар өчен – аренда түләвеннән 80%ка, ике бүлмәле фатирлар өчен – 65%ка югарырак.


Фикер өстәү